Галимнәр татар телен интернет аша популярлаштырырга тәкъдим итә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Татарстан Фәннәр академиясендә "Татар теленең зур электрон тупланмасы "TATZET" платформасы тантаналы төстә ачыла. 6 февральдә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында...
Татарстан Фәннәр академиясендә "Татар теленең зур электрон тупланмасы "TATZET" платформасы тантаналы төстә ачыла.
6 февральдә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында “Татар теленең зур электрон тупланмасы “TATZET” платформасы ачыла һәм тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Фәннәр академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Гамәли семиотика институты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән хезмәттәшлек итә торган башка оешмалар катнашында татар телен интернет челтәре аша популярлаштыру максатыннан эшләнгән проект ачылышында түбәндәге проектлар тәкъдим ителәчәк:
- татар теле сүзлекләренең электрон фонды (аңлатмалы, тәрҗемә, терминологик һәм башка сүзлекләрне үз эченә ала);
- татар матур әдәбияты корпусы (татар язучылары әсәрләрен, аерым фольклор жанрларының текстларын, башка телләрдән татарчага тәрҗемә ителгән матур әдәбият үрнәкләрен үз эченә ала);
- “Туган тел” татар гомумтел корпусы (күләме – 150 миллионнан артык әдәби кулланышта булган татар сүзе);
- Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогы (3920 географик атаманы үз эченә алган комплекслы сүзлек);
- татар сөйләме синтезаторы (персональ компьютерда язылган текстны тавыш белән әйтү мөмкинлеген тудыручы проект);
- Microsoft Office,Microsoft Windows, Android, iOS операцион системалары өчен татарча локализация пакетлары һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан эшләнгән башка проектлар.
Очрашу Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, фәнни оешмалар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, башка учреждениеләр һәм матбугат вәкилләре катнашында узачак, ди чараны оештыручылар.
Исегезгә төшереп узабыз, чара 2018 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залында (Казан шәһәре Бауман урамы 20 нче йорт) узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк