Галимнәр татар телен интернет аша популярлаштырырга тәкъдим итә
(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 6 февральдә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында “Татар теленең зур электрон тупланмасы “TATZET” платформасы ачы...
(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 6 февральдә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында “Татар теленең зур электрон тупланмасы “TATZET” платформасы ачыла һәм тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Фәннәр академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Гамәли семиотика институты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән хезмәттәшлек итә торган башка оешмалар катнашында татар телен интернет челтәре аша популярлаштыру максатыннан эшләнгән проект ачылышында түбәндәге проектлар тәкъдим ителәчәк:
- татар теле сүзлекләренең электрон фонды (аңлатмалы, тәрҗемә, терминологик һәм башка сүзлекләрне үз эченә ала);
- татар матур әдәбияты корпусы (татар язучылары әсәрләрен, аерым фольклор жанрларының текстларын, башка телләрдән татарчага тәрҗемә ителгән матур әдәбият үрнәкләрен үз эченә ала);
- “Туган тел” татар гомумтел корпусы (күләме – 150 миллионнан артык әдәби кулланышта булган татар сүзе);
- Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогы (3920 географик атаманы үз эченә алган комплекслы сүзлек);
- татар сөйләме синтезаторы (персональ компьютерда язылган текстны тавыш белән әйтү мөмкинлеген тудыручы проект);
- Microsoft Office,Microsoft Windows, Android, iOS операцион системалары өчен татарча локализация пакетлары һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан эшләнгән башка проектлар.
Очрашу Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, фәнни оешмалар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, башка учреждениеләр һәм матбугат вәкилләре катнашында узачак, ди чараны оештыручылар.
Исегезгә төшереп узабыз, чара 2018 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залында (Казан шәһәре Бауман урамы 20 нче йорт) узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк