Әгерҗе районының бер авылында яшәүче гаилә, ат белән кар ташып, сыннар ясаган
Алар арасында традицион Кыш бабай һәм Кар кызы, яшел Чыршы да бар. Шунда ук 2019 ел символы – Сары дуңгыз да урын алган. Әгерҗе районы Байтуган авылында гомер кичерүче Николаевлар өй тирәсендә бик кү...
Алар арасында традицион Кыш бабай һәм Кар кызы, яшел Чыршы да бар. Шунда ук 2019 ел символы – Сары дуңгыз да урын алган.
Әгерҗе районы Байтуган авылында гомер кичерүче Николаевлар өй тирәсендә бик күп кар сыннары ясаганнар. Быел күпләр «сын ясар өчен кар аз булды» дип зарлансалалар да, әлеге гаилә карны ат белән ташыган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Алар арасында традицион Кыш бабай һәм Кар кызы, яшел Чыршы да бар. Шунда ук 2019 ел символы – Сары дуңгыз да урын алган.
«Без елның-елында капка төбебезгә менә шулай күп итеп сыннар ясыйбыз. Үзебезгә дә күңелле, авылны да бизәп тора», – диләр Николаевлар.
Әлеге авылның балалар бакчасы территориясендә дә кар сыннары урын алган. Шунда ук сабыйлар өчен кардан кечкенә генә тау да ясап куйганнар. Балалар бакчасына йөрүчеләр анда рәхәтләнеп тау шуа.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк