Глафира Тарханова ник үзгәргән?

Барыбызга да таныш булган, күп кенә рус сериаллары героинясы, популяр актриса Глафира Тарханова үзенең Инстаграм социаль челтәренә язылучыларын ярты ел элек төшерелгән фотосессиясе белән шаккаттырган. Әлеге фотоларда актриса үзенең «формаларын» кысып торган күлмәге аша күрсәтә. Нинди яңалык инде бу дисезме? Артистның әйтүенчә, әлеге фотосессия 4 нче баласын тапкач ясалган. Бу фотоларда Глафира 20 килога тазарак!

Матур күлмәк һәм матур «формалар»ны ошатмаучылар да табылган, билгеле. Шундыйларга җавап итеп, Глафира үзе болай дип яза: «Үз карьерамда 20 килога 4 тапкыр тазардым – 4 улымны тапканда, һәм мин махсус ябыкмыйм – үземне төрле авырлыкта сынап карыйсым килә. Шуңа да экрандагы героиняларым минем белән бергә тазара һәм ябыга. Хатын-кызлар төрле һәм күпкырлы, авырлык – төп бәяләү билгесе түгел».

Актриса барлык хатын-кызларның матур булуын искәртә һәм язылучыларына бер-берсенә карата игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк булырга киңәш итә.

Автор: Алсу Габдуллина

Фото: Инстаграм @glafiratarhanova

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
905
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
879
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1330
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1095
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
851
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1252
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
900
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы