Гөлсирин Абдуллинага бәби алып кайтырга ярыймы?
Р.Ваһапов фестивале лауреаты, танылган җырчы Гөлсирин Абдуллина менә инде җиде елдан артык Ваһапов фонды белән хезмәттәшлек итә.
Р.Ваһапов фестивале лауреаты, танылган җырчы Гөлсирин Абдуллина менә инде җиде елдан артык Ваһапов фонды белән хезмәттәшлек итә. Продюсеры Рифат Фәттахов үзе дә шаярып: «Миңа бу кадәр түзгән җырчы юк иде әле», – ди. Гөлсирин белән фонд үткәргән ифтардан соң «Шәһри Казан» сөйләшеп алган.
– Сиңа бәби табарга ярыймы?
– Икенче килешүгә кул куйганчы, Рифат Әхмәтович белән бу хакта сөйләштек. «Йөккә узсам, ничек булыр?» – дип сорадым. «Ваһапов фестивалендә бала туса, бик сөенербез! Малай туса, Рәшит дип исем кушарбыз», – диде шаярып.
– Гөлсирин, бала турындагы сорауларны ничек кабул итәсең?
– Кайбер кеше өчен бу бик авыр тема булырга мөмкин. Миннән дә еш сорыйлар, хәтта егетләр дә «кайчан бала алып кайтасыз?» дип сорый. Азат белән ике ел яшибез. Бала турында бик хыялланабыз, Аллаһы Тәгалә ничек язса, шулай булыр. Минемчә, бала темасы – ул бик шәхси тема. Аның турында кычкырып сөйләргә кирәкми.
Тулырак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
Комментарий юк