«Голос.Дети» тапшыруында җырчы Алсу кызының җиңүе дөрес булмаган
Телекомпания тагын бер кабат тавыш бирү турында карар кабул итте. 24 майда экраннарга «Голос.Дети» проектының махсус чыгарылышы чыгачак. Анда барлык финалистлар катнашыр дип көтелә. «Голос.Дети» тапш...
Телекомпания тагын бер кабат тавыш бирү турында карар кабул итте. 24 майда экраннарга «Голос.Дети» проектының махсус чыгарылышы чыгачак. Анда барлык финалистлар катнашыр дип көтелә.
«Голос.Дети» тапшыруында Алсуның кызы Микелла Абрамова җиңү яулагач, Беренче каналга тәнкыйть яуды. Тамашачылар кыз беренче урынга лаек түгел дип белдерделәр. Имештер, Максим Ержан җиңәргә тиеш булган. Әлеге шау-шуны тикшерү белән Group-IB компаниясе шөгыльләнә. Бүген тикшерүнең беренче нәтиҗәләре билгеле булган. Беренче канал һәм Group-IB компаниясе тамашачыларны тикшерүнең беренче нәтиҗәләре белән таныштырды. Баксаң, смс-хәбәрләр җибәрүдә накрутка кулланылган булып чыкты.
Үткәрелгән тикшерүдән соң Беренче канал «Голос.Дети» проектының 6 нчы сезоны финалы нәтиҗәләрен аннулировать итәргә карар кылган.
Автор: Александра Иванова
Фото: Instagram
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк