Гөлүс Хәбибрахмановтан яңа клип!
Клипка 300 меңнән артык акча сарыф ителгән
Күптән түгел җырчы «Синең җырларыңда» дип аталган җырына клип тәкъдим итте. Гөлфия Шакирова сүзләренә Игорь Дмитриев иҗат иткән җырга клипны «Хыял продакшн» иҗат төркеме әзерләгән. Гөлүс Хәбибрахманов үзе хәбәр иткәнчә, бу шактый чыгымнар таләп иткән премьера. Клипка 300 меңнән артык акча сарыф ителгән. Сценарий буенча вакыйгалар 90 нчы елларда бара. Шул чорның артибутикасын кабатлау иҗат командасына һәм костюмнар буенча рәссамга шактый авырлыклар тудырган. Девятка, Волга машиналарын площадкага алып килү, шул чор савыт-сабасын табу һәм иске ремонтлы фатир эзләү – барысы да клипта совет чоры атмосферасы булдыру өчен махсус эшләнелгән. Хәтта сугыш сәхнәләрен төшерү өчен дөрес сугышырга өйрәтүче махсус кеше ялланган. Клипта төп рольне Игорь Дмитриев башкара, шулай ук клипта Татарстанның халык артисты Резедә Төхәтуллина белән К. Тинчурин театры артисты Салават Хәбибуллинны да күрә алабыз. Кино форматында, башка артистларның клипларыннан аерылып тора торган клип төшерү Гөлүснең күптәнге хыялы булган. Гөлүс Хәбибрахмановны һәм аның иҗат төркемен премьера белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк