Логотип
Хәбәрләр

Казанда 22 нче “Алтын Мөнбәр” халыкара кино фестиваленә старт бирелде

Башкалабызда инде 22 нче тапкыр үткәрелүче кинофестиваль быел 67 илдән 1 меңнән артык гариза кабул итеп алган, финалга 54 фильм узган.

Фильмнар Корстонда һәм «Мир» кинотеатрында күрсәтелә. 

Финалга узган картиналар төрле номинацияләрдә бәяләнә. Быел яңа номинацияләр өстәлгән: «Иң яхшы тавыш режиссурасы өчен», «Фильмның иң яхшы музыкаль бизәлеше өчен», Милли конкурс кысаларында беренче тапкыр «Иң яхшы милли сериал».

Россиянең Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә узучы әлеге фестивальдә быел беренче тапкыр Венесуэла, Бруней Солтанлыгы һәм Того катнаша.

2026 нчы елгы «Алтын Мөнбәр» кысаларында күрсәтелүче беренче фильм – «Мөгаллим». Фильмның режиссёрлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин һәм үзбәк режиссеры Илһам Мөхәммәдиброхимов. Әлеге картина бөек татар мәгърифәтчесе, галим, мөгаллим, тарихчы, фәлсәфәче Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган; аның рухи үсеше, белем алуы, тормыш кыйммәтләре формалашуы, гомумән, гомер юлы турында бәян итә. Фильмда төп рольне Булат Гатауллин – Габдулла Кариев исемендәге казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры уйный. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021