Логотип
Хәбәрләр

Татарстан җыр һәм бию ансамбле биналы һәм яңа директорлы була!

Тиздән 90 еллык зур юбилеен билгеләп үтәчәк Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә Горький урамындагы тарихи 13 нче йорт бирелә, дигән хәбәр таралгач, күпләр ансамбль өчен сөенгәндер. (Төрле елларда бу бинада Камал театры һәм Тинчурин театры эшләде).

Инде хәзер коллективка яңа җитәкче билгеләнү турында да хәбәр таралды. Ансамбльнең директоры итеп моңа кадәр 12 ел Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры булып эшләгән, соңрак 2 ел театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевның беренче урынбасары вазыйфасын башкарган Илфир Якупов билгеләнәчәк. 18 сентябрь – моңарчы күп еллар дәвамында ансамбльнең директоры булган Юрий Жуковның соңгы эш көне булачак, дип хәбәр ителә, ә 21 сентябрь – яңа директорның беренче эш көне булып исәпләнәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021