Логотип
Хәбәрләр

ГОМЕРЛЕК МӘХӘББӘТ АЛИҺӘСЕ

«Сәхнә» журналында 2022 елны Наилә Гәрәева елы дип игълан итәбез. Шул уңайдан укучыларыбыз өчен өр-яңа шәп бәйге дә оештырырга булдык!

Наилә Гәрәева минем яшьлек мәхәббәтем. Җитмешенче елларда Татарстан радиосыннан һәр якшәмбе радиоспектакльләр яңгыраталар иде. «Гүзәлем Әсәл», «Зөбәйда адәм баласы» һәм башка спектакльләрен тапшырган вакытта, радио янына утырып, хәтта аны кочаклап диярлек, икешәр сәгать шул спектакльләрне тыңлый идем. Актрисага мәхәббәт шулчактан туды. Рәхмәт аңа, театрга мәхәббәтне дә ул уятты күңелләрдә!

Күңелемнән Наилә ханым Гәрәеваны «Минем балачакның мәхәббәт алиһәсе» дип йөртәм.

Зиннур Хөснияр

Бәйгебез шартлары бик гади: «Сәхнә» журналын укып барырга һәм олуг артистыбыз Наилә Гәрәеваның тормыш юлына һәм иҗатына бәйле сорауларга җавап табарга гына кирәк! Сан саен бер сорау булса, ел ахырына 12 төрле җавап булырга тиеш! Дөрес һәм тулы җаваплар 2022 елның 31 декабренә кадәр кабул ителә. Хат белән бергә 2022 елның 2 нче яртыеллыгына «Сәхнә» журналына язылуны дәлилләүче квитанция күчермәсе булу шарт. Җаваплар saxna@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә.

Бәйге шартларын үтәүче һәр укучыбыз «Сәхнә» журналының махсус бүләгенә ия булачак! Төп җиңүче җирәбә буенча билгеләнә. Ул Наилә Гәрәева белән танышу, фотога төшү һәм актёр катнашкан спектакльне карау бәхетенә ирешәчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк