Гузееваның хәле начарланган, ди
Беренче каналдагы «Давай поженимся!» тапшыруын алып баручы Лариса Гузееваның хәле начарланган.
Беренче каналдагы «Давай поженимся!» тапшыруын алып баручы Лариса Гузееваның хәле начарланган. Ул Мәскәү янындагы Коммунарка поселогында урнашкан инфекцион үзәктә ята иде.
Алып баручының үпкәләре 60-65 процентка зарарланган, ди. Гузеевага тын алу гимнастикасы, табибта күзәтелергә һәм лаборатор күрсәткечләрне контрольдә тотарга киңәш иткәннәр. «Сатурация 95тән түбән төшсә, алып баручыны кислород белән дәвалаячаклар», – диелә хәбәрдә.
Моннан алда Гузееваның сулыш алу белән проблемалары барлыгы һәм бөерләре зыян күрүе билгеле булды. Гузеева даими кислород битлегендә дип хәбәр ителде.
Бәлки, нәфис фильмда төшәр өчен тоткан диета аркасында Гузееваның сәламәтлеге какшагандыр дип фаразладылар алып баручының дус-ишләре.
Сентябрь ахырында Гузееваны Коммунаркадагы 40 санлы дәваханәгә салганнар иде. Ул чакта табиблар алып баручы COVID-19 йоктырган дип шикләнгәннәр, җитмәсә, бөерләре дә зыян күргән.
Дәваханәгә ятар алдыннан Лариса Гузеева үзен начар хис итә һәм коронавируска тест ясата, ул уңай нәтиҗә күрсәтә. Әмма бу хактагы мәгълүматны кире кактылар. Соңрак алып баручының кызы Ольга Бухарова да әнисенең хәле яхшы дип белдерде.
Кемгә ышанырга да белмәссең...
Чыганак: Өмет
Фото: @_larisa_guzeeva_
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Комментарий юк