Гыйльметдинов: Дәүләт телләрен вариатив өлешкә калдыру турында бернинди сүз бармый
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Россия Дәүләт Думасының милли телләрне укыту турындагы закон проекты беренче укылышта каралган утырышта документны үзгәртү турында карар кабул ителде. Бу хакта “Татар-информ” корреспондентына Татарста...
Россия Дәүләт Думасының милли телләрне укыту турындагы закон проекты беренче укылышта каралган утырышта документны үзгәртү турында карар кабул ителде. Бу хакта “Татар-информ” корреспондентына Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.
“Иң мөһиме – бүген без закон проекты нинди юнәлештә үзгәрәчәген билгеләүче карар кабул иттек. Әгәр дә без әлеге теманы язгы сессиягә "чишәргә" телибез икән, текст белән эшләргә кирәк. Башка юл юк”, - диде депутат.
Карарда туган телләр һәм дәүләт телләре, бүгенге кебек үк, программаның мәҗбүри өлешендә укытылачак диелгән. Шул ук вакытта ата-аналар һәм укучылар өйрәнәчәк телне сайлау хокукына ия булачак. Укыту сәгатьләре кысаларында руслар рус телен, татарлар, телиләр икән — татар телен өйрәнәчәк. Моннан тыш, федераль мәгариф стандартлары рус балаларына теләкләре буенча Татарстанның дәүләт телен – татар телен өйрәнү мөмкинлеген күз алдында тота, дип сөйләде Гыйльметдинов.
Депутат сүзләренчә, документ шулай ук туган телләрне өйрәнү концепциясен һәм аларга ярдәм фонды булдыруны күздә тота. Икенче укылышка Россия Мәгариф министрлыгы туган телләр буенча стандартларны кабул итүне тәэмин итүче барлык кирәкле норматив документларны әзерләячәк.
“Дәүләт телләрен вариатив өлешкә калдыру турында бернинди сүз бармый. Алай булмаячагын барысы да яхшы аңлый. Беркем дә андый йөкләмә бирмәде”, - диде Гыйльметдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк