И Алмаз, Алмаз...
Алмаз Мирзаяновның өйләнгәнен беләбез инде. Аның никахлы хатыны Зөлфирә Шәйдуллина Алмазның төркемендә җырлый. Алар язмышларын бергә бәйләгәннән соң күпләрнең башында сорау туды, алга таба да алар шу...
Алмаз Мирзаяновның өйләнгәнен беләбез инде. Аның никахлы хатыны Зөлфирә Шәйдуллина Алмазның төркемендә җырлый.
Алар язмышларын бергә бәйләгәннән соң күпләрнең башында сорау туды, алга таба да алар шул рәвешле үк җырларлармы, яисә Мирзаяновлар дуэты булырмы? Күптән түгел журналистлар Алмазның үзенә дә бу турыда сорау бирделәр. Алмаз хатын-кызның кияүгә чыккач паспортта ире фамилиясен алып, сәхнәдә үз фамилиясе астында җырлавын аңламавы турында әйтте. Дуэт буларак чыгыш ясамыйбыз, афишалар да андый булмас, Зөлфирә декретка киткәч тагы үзгәртәсе була бит аларны, дип җавап биргән иде.
Алмаз Алмаз инде, инстаграмда яңа сезонга афиша чыгарган, ә андаааа, Мирзаяновлар килә, Алмаз Зөлфирә дип язылган. И Алмаз, Алмаз...
«Болай булды бу! Дуэтлы концертлар болай да күп, Мирзаяновлар дип чыкмыйбыз, ничек Алмаз концерты булган, шулай кала дип йөргән кеше идем әле мин бер ай элек кенә! Зөлфирәгә моңа кадәр һәр концерттан бөтен группага түләгән шикелле зарплата түли идем бит инде. Калган сумманы үземнең чыгымнарга, рекламага, ротациягә тота идем. Калса инде. Уйладык уйладык та, хатынга зарплата түләп ятып булмас дип, тотынышып кулны кулга, бәйлик әле уйны уйга дип җырлап, бергәләп афиша ясап куйдык әле! Дәвамы хәерле булсын! Мин выигрышта калдым булдымы соң инде монда?! Ротациянең нәрсә икәнен гуглить итеп чыкканнан соң булса да фикерегезне язырсыз әле яме. Гуглить дигәнне гуглить итүчеләр дә булыр әле. Нинди кугәрчен теле бу дип әйтүчеләр дә булыр. Короче, юл арыта инде ул», дип язган Алмаз.
Автор: Г.Шәрәпова
Фото: almazinde
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк