Иҗатчы татар яшьләре “ку” булу мөмкинлеген кисәтә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Камал театрының Кече залында тамашачы сыйдырышлылыгы буенча рекордлы спектакльләрнең берсе уйналды – зур аншлаг белән Илшат Сәетовның “Ку” рок...
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Камал театрының Кече залында тамашачы сыйдырышлылыгы буенча рекордлы спектакльләрнең берсе уйналды – зур аншлаг белән Илшат Сәетовның “Ку” рок-спектакле тәкъдим ителде. Спектакльне “Татар-информ” хәбәрчесе дә тамаша кылды.
Рок-спектакльнең идея авторы – Илшат Сәетов. Үзе үк Рәмис Нәҗмиев белән бергә режиссер да. Текстларны Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина, Гүзәл Сабирова һәм Илшат Сәетов укыды. Музыкаль бизәлеш - Әскәр Юнысов һәм “Гауга” төркеме музыкантлары. Сәхнәдән җиде текст укылды һәм алар арасында Әскәр Юнысовның җырлары яңгырады.
Спектакль алдыннан “Ку” турында сораулар еш яңгырап, оештыручылар “ку”ның төрле версияләрен тәкъдим иткәннәр иде. Илшат Сәетов “Ку!” фигылен дә, ку гөмбәсен дә, куның бушлык булуын да, “Кин-дза-дза” фильмын да искә төшерде. Рок-тамаша азагында тамашачы җиде текстка “ку”ның бөтен вариантлары сыйдырылганын аңлады.
Авторның дебют эшен тамашачы уңай бәяләде. Бер сәгатьлек спектакльдән соң сорау-җавап форматындагы аралашу да оештырылды. Тамашачы арасында язучылар, галимнәр, журналистлар, артистлар бар иде.
Тамашага билетлар берничә көн эчендә сатылып беткән иде. Илшат Сәетов әлеге спектакльнең видеосы булачагын вәгъдә итте.
Рок-спектакль “Калеб” иҗади яшьләр берләшмәсенең биш еллыгы уңаеннан оештырылган тамашалар программасы кысаларында үтте.
“Ку” рок-спектакле турында тулырак итеп – “Интертат” электрон газетасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк