Логотип
Хәбәрләр

И.Метшин: “Буран” операциясе кысаларында көчләрне дөрес итеп бүлү мөһим”

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль, Екатерина Виславская). Казан Мэры Илсур Метшин “Буран” операциясе кысаларында шәһәр урамнарында төнлә кар җыештыру барышын тикшерде. Шәһәр башлыгы Качалов һәм Шаля...

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль, Екатерина Виславская). Казан Мэры Илсур Метшин “Буран” операциясе кысаларында шәһәр урамнарында төнлә кар җыештыру барышын тикшерде. Шәһәр башлыгы Качалов һәм Шаляпин урамнары киселешендә юл хезмәтенең эшен бәяләде һәм юлларны чистарту барышында шәхси автомобильләр комачауламасын өчен гражданнарны мәгълүматлаштыру эшен ныгытырга кушты.

Кичке якка бу участокта кар чистартылды, эшчеләр карны чыгарырга җыеналар иде. Җыештыру эшләрендә төягечләр, КамАзлар, грейдерлар һ.б. техника катнашты. “Биредә киселешләрне, күрү зонасын чистарталар, чөнки бу транспорт өчен куркыныч зона булып санала”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Качалов һәм Шаляпин урамнары киселешендә юл өлешен 22.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр чистарту эшләре барачагы турында игълан тактасы куелган иде. Гадәттә, халыкны кар җыештыру турында берничә сәгать алдан кисәтәләр, ләкин, Игорь Куляжев сүзләре буенча, күп кеше игъланнарны игътибарсыз калдыра. Шул ук проблема турында эшчеләр дә сөйләде.

И.Метшин халык белән эшне ныгытырга кушты. “Халыктан ярдәм булмаса, үзебез генә җиңә алмыйбыз, - диде шәһәр башлыгы. – Казанлыларга зур үтенечебез бар: техника эшләгәнне ишетсәгез, чыгып, машиналарны күчереп куегыз”.

Шәһәр башлыгы шулай ук йорт территорияләрен тикшереп чыкты. Шаляпин ур., 25 номерлы йорт ишегалдында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин Мэрга хәбәр иткәнчә, 5 февраль көнне чүп машиналары озак вакыт үзләренең базаларыннан чыга алмыйча торган. Шәһәр башлыгы коммуналь хезмәтләрне уяу торырга кушты. “Чүп кимемәячәк. Иртәгә кадәр чүпне түкмәсәк, кар түгел, ә чүп коллапсы башлана. Бу зур проблема тудырачак, шуңа да монда җитди эш башкарырга кирәк”.

5 февраль көнне Казанда 932 берәмлек махсус техника эшләгән. И.Куляжев сүзләренә караганда, көчле кар аву нәтиҗәләрен бетерү өстендә эшләр бара. “Казанда көчле карга карамастан, ә соңгы 140 ел мондый көчле кар булмаган, төп магистральләрдә хәрәкәт тәэмин итү мөһим. Проблемалы урыннар булып җәяүлеләр сукмаклары, ишегаллары кала. “Буран” операциясе кысаларында көчләрне дөрес итеп бүләргә, мөмкин кадәр күбрәк күләмдә кар чыгарырга кирәк. Үзебезгә 20 мең тонна кар чыгарырга бурыч куярга тиешбез”, - диде И.Метшин.

Эшлекле киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, “Трест “Горводзеленхоз” МУП мөдире Роза Җаббарова катнашты.

Искәртергә кирәк, көчле кар Казанга 4 февральдән 5 февральгә каршы төндә ишелеп төште – явым-төшемнең айлык нормасы яуды. “Буран” планы игълан ителде. Казан мәктәпләрендә ирекле килү режимы кертелде. Шәһәр җәмәгать транспорты тулы көченә эшләде. Синоптиклар фаразлары буенча, атна уртасына һава торышы нормальләшәчәк.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк