Хәбәрләр
Якыннарының кайгысын уртаклашабыз...
«Илдан» халык ансамблен оештыручы һәм сәнгать җитәкчесе
Бүген Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәдиф Яваевның һәлак булуы турында билгеле булды, дип яза «Татар-информ».
Рәдиф Яваев 2024 елның 3 февралендә Мәскәүдә югалган, шуннан бирле аның кайдалыгы билгесез булган. Бу хакта «ЛизаАлерт» хәбәр итә. Бүген Яваевның үлүе билгеле булды. Аңа 71 яшь иде.
Рәдиф Яваев — Мәскәү төбәгендә бердәнбер татар бию коллективы булган «Илдан» халык ансамблен оештыручы һәм сәнгать җитәкчесе.
Чыганак һәм фото: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк