Логотип
Хәбәрләр

Ялкын җитми!

Элек бит Казанда махсус гармун фабрикасы бар иде. Тик шул ук вакытта үзешчән осталар сыйфатлырак эшләгән.

 

Ул музыка турында сәгатьләр буе сөйли ала! Үзен әлеге өлкәгә тулысынча багышлаган, бүгенге көндә бик күпләргә таныш баянчы, виртуоз, музыкант Булат Хисмәтов турында сүзем. Без аның белән баянчы һөнәре турында гына сөйләшеп калмадык, балачак һәм яшьлек хатирәләренә дә кайтып килдек. Әңгәмәбез үзе дә ничектер җырлы-моңлы килеп чыкты кебек...

 

Булат, артист баласы буларак, синең балачагың сәхнә артында үткән. Бигрәк тә кайсы вакытларны хәтерлисең?

 «Су төбендә сөйгәнем» спектакленә әзерләнеп йөргәнебез күзалдына килеп басты. Миңа ул вакытта 3-4 яшь булгандыр. Без, балалар, Су анасының балаларын уйнаган идек. Төп герой куркыныч төш күргәндә куелган каты музыка колакта яңгырап тора. Миңа 4-5 яшьтә Марсель абый Сәлимҗанов «Идегәй»не куйды. Мин азакта аның улы булып атка «атланып» чыктым – шунысы истә. Аннары әти белән Мәскәүгә шул спектакльне күрсәтергә барганны хәтерлим. Әти мине шунда Мәскәү зоопаркына алып кергән иде. Ә мин еланнардан бик куркам. Алар белән фотога төшәргә баскач та, куркып, елый-елый йөгереп киткәнмен. Мин үзем елан елында тусам да, аларны яратып бетермим (көлә).

Бүгенге көндә ниләр белән мәшгуль син?

2018 елда оешкан «ВИА ХИТ» кавер төркемебез бар, әлегә бөтен көчне шунда бирәм. Безне төрле чараларга чакыралар. Мәсәлән, күптән түгел Лениногорскның зур сәхнәсендә Татарстан профсоюзлар көнендә чыгыш ясадык. Аңарчы Әлмәттә нетфьчеләр көнендә, 30 август, шәһәр көнендә, Чистайда эшләдек. Әмма бүгенге көндә концертлардан баш тарта башладым, чөнки кызыгын күрмим. Ахыргы тапкыр Зәйнәб апа Фәрхетдинова белән төрле төбәктә Сабантуйда чыгыш ясадым. Аның белән эшләве бик рәхәт! Аннары Артур Минһаҗевнең юбилеенда чыгыш ясаган идем. Анда Рәсәй күләмендә көчле музыкантлар катнашты. Менә шуннан соң ниндидер попсалы концертта катнашасы килми башлады. Эш дәрәҗәдә түгел, ә эштән иҗаттан килә торган ләззәттә. 

Җәй көне Ислам Вәлиев белән Рөстәм абый истәлегенә багышлап баянчылар концерты эшләнде. Анысына бик теләп алындым, чөнки минем дә әти Рөстәм абый шикелле данлыклы артист. Рөстәм кебек мин дә әтине күтәрергә тырышам. Байбулат та Рабит абыйны фильмында төшереп зур эш башкарды. Минемчә, татар халкы тормышында бу күркәм күренеш. Ислам белән сөйләшеп бетерсәк, киләчәктә зур концерт оештырырга ният бар. Аны ниндидер фестивальгә әверелдерәсе килә, чөнки катнашырга теләүчеләр бихисап.

Булат, син әлеге генә шәхес балаларын санап үттең. Әсхәт абый әти буларак сиңа нинди тәрбия бирде?

Ул мине, башкаларның әтиләре кебек үк, гел яхшылыкка өйрәтте. Әти һәрнәрсәдә тәртип булганын ярата. Бу сыйфатын үземә сеңдердем, әмма минем бүлмәдә еш кына иҗади тәртипсезлек (көләбез). Елга бер җыештырсам, әти керә дә: «Улым, кызыл кар явар инде»,  дип шаяра. Берсендә кызык хәл булды.  Студенец авылында бакчага кайткач, әти кадак суыртырга кушты. Эш кораллары алдан әзерләнеп куелган – эшлә генә! Мин ул кушканны эшләдем дә, коралларны ничек бар шулай калдырып кайтып киттем. Казанга кайткач әти шалтырата: «Син эшеңне эшләдеңме? Ә нишләп эш коралларын алып куймадың?» – ди. «Әти, син бит кадак суыртырга гына куштың, алып куй димәдең»,  дип көлдердем. Өченчедән, әти намуслы кеше. Мисал өчен, театрда ничә ел профсоюз председателе булып эшләсә дә, без юллама белән беркая да бармадык. Кеше гадәттә үзенә яхшы булсын дип тырыша, әти андый түгел – ул намус белән эшли. Без сеңлем белән беркайчан да ач-ялангач үсмәдек, теләгән әйберне алып бирделәр. 7 сыйныфта плеерлы булдым, 8 сыйныфта компьютер алдылар. Укырга кергәндә инде баяным булды.

Булат, әгәр музыка өлкәсен сайлаган яшеңә кире кайта алсаң, башка юлны сайлар идеңме?

Юк, мин шул ук юлдан китәр идем. Тик тагын да күбрәк шөгыльләнер идем. Мин 5 нче музыка мәктәбендә укыдым. Музыка укытучысы Любовь Семёновна, урта мәктәптә класс җитәкчем Сәрия Хәмисовнага рәхмәт! Яшь вакытта күп нәрсәгә әһәмият биреп бетермисең икән, кызлар белән дә аралашасы килә (елмая). Шуңа күрә кире кайту мөмкинлеге булса, мин ялкауланмас идем.

Баян өчен язылган нинди әсәрләрне тыңларга яратасың?

Күбрәк классик әсәрләрне тыңлыйм: Холминов Сюитасын Александр Скляров уйнавында яратам, композитор Георгий Шандырев иҗаты илһамландыра. Ул рус музыкасын зур дәрәҗәгә күтәргән кеше. Аннары Виктор Гридин әсәрләре ошый. Ул «Россия» оркестрын оештырган һәм аны күтәргән кеше. Юрий Шишкин уйнавында авыр әсәрләр рухландыра. 

Син инде үзең дә укытырлык дәрәҗәдәге баянчы...

Минем андый тәҗрибә бар – музыка мәктәбендә шәхси дәресләр биреп караган идем. Беләсезме, нәрсәне аңладым, минем балаларны түгел, ә студентларны укытып карыйсы килә икән һәм зур әсәрләр белән эшләү теләге бар. Бәлки андый эш белән шөгыльләнер дә идем, әмма күңел сәхнәгә тартыла. Анда дәрт һәм рәхәтлек алам. Укытучы булырга өлгереп җитмәгәнмендер. Камал театрында режиссёр Айдар Җаббаров куйган «Хуш авылым» һәм «Хуш авылым. Хыял» спектакльләре өчен артистларны мин уйнарга өйрәттем. Шул рәвешле кызыклы тәҗрибә алдым.

Сез төрле төбәкләрдә чыгыш ясыйсыз, Сабантуйларында буласыз. Бигрәк тә кайда узган Сабан туе хәтердә калды?

Хәзер Сабан туе үзгәрде. Алай да, бер хатирә искә төште. Заманында үзешчәннәр белән концертлар оештыручы Сәлимә ханым бар иде. Берсендә безне бер авыл Сабан туена чакырды. Кечкенә генә авыл булса да, мин чып-чынлап милли бәйрәмне күрдем: авыл кешесе бер-берсен белә, бөтен уеннарда актив катнаша. Менә ул мохит! Ә хәзер Сабантуйларда артистларны күрергә генә киләләр.

Чит төбәкләрдә бәйрәм башкача үтә. Мәсәлән, быел Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә булдык. Урамда 40 градус эссе, ә кеше рәхәтләнеп күңел ача. Аннары Кыргызстанның Бишкек шәһәрендә татар-башкорт оешмасы юбилее уңаеннан концерт куйдык. Анда Алма-атадан килгән дусларым: «Үз гомеремдә Зәйнәб апа Фәрхетдинова белән бер сәхнәдә биермен дип уйламаган идем»,  дип сөенеп кайтып китте.

Бүгенге көндә баянчыларга игътибар җитәме?

Игътибар җитә. Әле аның баянчылары да күбәеп китте бит әле! (Көлә). Без үскәндә үзара акыллы конкуренция бар иде. Хәзер шунысын аңлыйм: училищега укырга кергәндә мин әллә ни күп баянчыларны белмәгәнмен. Ә бит үземне яхшы уйнаучы баянчыга саный идем. Музыка мәктәбендә зур уңышларга ирешкәч, мәктәптә мин йолдыз идем. Ә музыка училищесына килгәч, минем кебекләр күп икәнен аңладым. Безнең курста барлыгы 23 кеше иде: шуларның алтысы кыллы музыка уен коралында, калганы баянда. Үземнән дә өстенрәк яшь баянчыларны күреп, мин үзем генә түгеллегемне аңладым. Без бер-беребездән үрнәк алып укыдык. 

Синдә баян җыю «чире» бармы?

Ул чир миндә 8 ел элек барлыкка килде инде. 2013 елда Рөстәм абый Вәлиев дөньядан китте. Ул киткәч, сәхнә бушап калган кебек булды. Ул бушлыкны баянчы Айнур Моратов, Булат Шәрипов тулыландырдыКурсташымның әтисе Дамир абый Хәмидуллин гармуннар ясый башлаган иде. Беренче гармунны дустына, аннары Айдар Вәлиевкә ясады. Мин аннан үземә ак гармун ясап бирүен сорадым. «Андый гармун миндә генә булырга тиеш»,  дидем. Аның кирәкле материалы минем гармунга гына җитте дә инде. Дамир абый аннары да ак гармуннар буяп эшләде. 2008 елда Консерваториягә укырга килдем, шунда ук Татарика оркестрына алдылар. Ул миңа зур мәктәп бирде. Ринат Вәлиев, Илнур Әүхәтшин, Илназ Гарифуллин кебек атаклы баянчылар нәкъ менә шул оркестр аша үткән. Ринат абый иң көчле әсәрләрен шунда уйнаганда иҗат иткән. Мин консерваториядә укыганда, оркестр белән соло уйнарга теләдем. Һәм без Айдар Әхмәтҗанов белән икәү уйный башладык. Хәзерге көндә минем кечкенә гармуннарда уйнарга өйрәнәсем килә – анысы иң авыры. Яшьләрдән Айнур Моратов, Булат Шәрипов, өлкәннәрдән Ринат Вәлиев, мәрхүм Рәшит Мостафин, Рөстәм абый Вәлиевләр уйный белә иде.

Гармун ясаучы осталар җитәме бүгенге көндә?

Бүгенге көндә ихтыяҗы да аз бит аның. Элек бит Казанда махсус гармун фабрикасы бар иде. Тик шул ук вакытта үзешчән осталар сыйфатлырак эшләгән.

Хәзерге яңа татар музыкасына ничек карыйсың?

Музыка бит ул математика кебек – аның да үз кагыйдәләре була. Ә менә «Яңа татар җырын»да алай түгел. Кайчак концертларда бер белмәгән көйгә уйнарга туры килә. Бу бер яктан яңа ачыш, эзләнүләр... Әмма элек җырларның музыкасын чын композитор, ә сүзен чын шагыйрь язган. Рөстәм Яхин: «Җырның көе шигыре белән бергә туа», дип әйтеп калдырган. Хәзер бөтенләй башка күренеш күзәтелә. Мин гомумән татар җырларыннан 2000 елга хәтле булганын гына тыңлыйм. Эстраданы бөтенләй тыңламыйм.

Булат, иҗат дия-дия, шәхси тормышыңа вакыт каламы соң синең? Әти-әниең өйләнүеңне телидер инде...

Әти белән бу хакта күптән сөйләшкән идек. «Синең яшьтә чувашларның өчәр балалары бар инде,  дигәч,  Әти, кирәк булса хәзер алып кайтам», дидем. Шуннан бирле бу темага кире әйләнеп кайтмыйбыз. Мин хәзерге тормышым белән канәгать – әти-әнием, сеңлем исән-сау. Яраткан эшем бар. Ә менә иҗат җитеп бетми, зуррак проектларга алынасым килә, ләкин аның өчен күңелемдә ялкын кабынуы кирәк.

 

Фотолар Булат Хисмәтнең шәхси архивыннан һәм Татар-информ сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк