«Иблис» спектакле аша танылган Рөстәм Зиннуров Хөкүмәт грантын алучылар исемлегенә кергән
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә тапшырыла торган Татарстан Хөкүмәте грантына ия булучылар арасында республиканың өч яшь артисты бар. Болар – Минзәлә театры артисты Рөстәм...
Иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә тапшырыла торган Татарстан Хөкүмәте грантына ия булучылар арасында республиканың өч яшь артисты бар. Болар – Минзәлә театры артисты Рөстәм Зиннуров, Чаллы татар дәүләт театры артисты Алсу Гыйльманова, «Әкият» татар дәүләт курчак театры артисты Айвар Гыймаев. Татарстан Хөкүмәте грантын отучылар исемлеге Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтына урнаштырылган.
Минзәлә театрының яшь артисты Рөстәм Зиннуров быел «Кече шәһәр театрлары» бөтенроссия фестивалендә «Дебют» номинациясе лауреаты булган иде. Ул Сергей Потапов куйган «Иблис» спектаклендә Иблис роле белән танылды.
Грант алучылар арасында Камал театры артисты Дания Нуруллина, Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов, Әлмәт татар дәүләт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Казан яшь тамашачы театры артисты Сергей Мосейко, Кукмара Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Ләбүдә Дәүләтшина бар. Грант алучылар җәмгысы 53 кеше. Алар – артистлар, китапханәчеләр, халык театрлары җитәкчеләре һәм башкалар.
Иң яхшы мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә тапшырыла торган Татарстан Хөкүмәте гранты дүрт төрле номинация буенча бирелә. Болар – «Иң яхшы җитәкче», «Профессионал», «Таяныч һәм дәрәҗә» һәм «Перспектива» номинацияләре.
Фото: Михаил Захаров
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк