Җиде яшьлек татар малае Максим Галкин тамашасында осталыгын күрсәтте
(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Кичә Беренче каналда Максим Галкинның “Лучше всех" тамашасында Чаллыдан килгән җиде яшьлек Ранил Заһриев чыгыш ясады. Ранил батутта сикерү белән шөгыльләнә. Ул остал...
(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Кичә Беренче каналда Максим Галкинның “Лучше всех" тамашасында Чаллыдан килгән җиде яшьлек Ранил Заһриев чыгыш ясады.
Ранил батутта сикерү белән шөгыльләнә. Ул осталыгын тамашаны алып баручы Максим Галкинга күрсәтте. Ранилне хуплап, тапшыруга батутта сикерү буенча Олимпиада чемпионы Александр Москаленко килгән.
Ранил янгын сүндерүче булырга хыяллануын, аларның өч көн ял итүе турында сөйләде. Шулай ук аның Айга очарга һәм чит планета кешеләре белән танышырга да теләге бар икән.
Искәртеп үтик, "Лучше всех" тамашасында Казаннан алты яшьлек математик Александр Мишагин катнашкан иде. Чыгышы вакытында ул, уйда гына алты урынлы саннарны икегә тапкырлап, шаккаттырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк