Логотип
Хәбәрләр

«Идел» бит ул!

1989 елның июле. Өебезгә «Идел» журналының тәүге саны килде. Яңа иде ул, моңа кадәр укылган бер генә газета-журналга да охшамаган иде. Шул елның сентябрендә, мин – алты яшьлек кызчык мәктәпкә укырга к...

1989 елның июле. Өебезгә «Идел» журналының тәүге саны килде. Яңа иде ул, моңа кадәр укылган бер генә газета-журналга да охшамаган иде. Шул елның сентябрендә, мин – алты яшьлек кызчык мәктәпкә укырга кердем. Ул чактагы сабый күңелемдә нигә шулкадәр якты хатирә булып калды соң «Идел»? Югыйсә, өебезгә ул елларда егермегә якын төрдә басма матбугат килә, балалар өчен чыгарылганнары да шактый. Әллә ил күгендә бөтерелгән үзгәреш җилләрен, хөррият рәшәсен шушы «Идел» дип аңладыммы мин? Журнал дөньга килсен өчен татарымның чын фидакарьләренең никадәр тырышуын да, Разил Вәлиев, Зөлфәтләрнең балкон аша ташлаган листовкаларын да, тагын бер елдан Ирек мәйданын шаулатачак вакыйгаларны да алты яшьлек бала кайдан белсен? Ишетсә дә, бөтен колачы белән ничек аңласын ди? Ә «Идел» – менә ул, яңача, башка төрле, әнә ничек ымсындыра! Аның бит һәр битеннән хөр сулышлы яшьлек кайнарлыгы бөркелә, нәни булсаң да, шушы зурлар журналын укыйсы гына килеп тора...

«Идел» журналы белән тәүге танышуым әнә шулай булды минем. Еллар үтте, кыйммәтләр үзгәрде, акланган өметләр булды, чынга ашмаган хыяллар күбәйде... Әмма минем җанымның кадерле бер почмагына кереп урнашкан «Идел» үз мөнбәрен җуймады. Нәбирә апа Гыйматдинова, Ркаил Зәйдуллалар эшләгән чорын да, Рүзәлләр, Рөстәмнәр иярләгән елларын да хәтерлим мин аның. Аның адресына нинди генә фикерләр, мактаулар, тәнкыйть сүзләре булмасын, «Идел» гә карашым үзгәрми. Бернинди шартларсыз, дәгъваларсыз ярату бу. Күптәннән, әнә шул ерак туксанынчыларда килгән ярату... Һәм минем өчен иң кадерлесе – әлеге мәхәббәт җаваплы – 2016 елда «Идел» дә беренче тапкыр шигырьләрем басылды. Бу хәл могҗизага тиң иде – «Идел» кадәр «Идел» гә шигырь юлларга ничек җөрьәт итәсең дип, оялып кына йөргәндә, алар үзләре, минем иҗат җимешләремне туплап, укучыга тәкъдим иттеләр. Сабый вакытыңнан шулкадәр кадерле булган журнал синең өчен үз битләрен багышласын әле! Ул мизгелләрне искә төшергәндә күңел әле дә рәхәт сулкылдап куя... Узып баручы елның июнь ае санында янә бер шигъри шәлкемем дөнья күрде – һәм мин шуны аңладым – Иделдә басылу шәхси күңел тантанасы гына түгел икән. Әдәби мәйданда үз сүзеңне әйтү, олпат әдипләрнең иҗатыңа бәясен иштеү, шигырьләреңнең зыялы-затлы укучыга барып җитүе – каләм тибрәтүче кайсы гына зат бу хакта хыялланмый икән соң?

«Идел» үз язмаларында мине якын дусты дип атый. Беренче адымнарыннан ук журналны белгән, яраткан, бүгенгесе өчен сөенгән кеше буларак, әлеге сүзне олы бәя, ышаныч итеп кабул итәм. Күптән түгел үтә дә шатлыклы хәбәр алдым: «Идел» республика яшьләренең иң абруйлы бүләкләренең берсе – Муса Җәлил исемендәге премиягә дәгъва кыла икән. Әлеге дәрәҗәле исемне яулау өчен бүген нәкъ вакыты! Лауреат мәртәбәсе аны яңа офыклар киңлегенә, яңа биеклекләргә алып чыгачак – мин моңа ышанам. Киләчәктә дә татарыбызның бөек тарихы символы булган шанлы Идел елгабызның рух ныклыгын, колачын үз кыйбласы иткән журналыбыз сынатмас дип уйлыйм. Аның моңа җегәре җитәрлек!

Гөлүсә Батталова,

шагыйрә, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының әдәби киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк