"Идел" халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсына әзерлек башланды
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Уфада 16-17 ноябрьдә "Идел" халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы уздырыла. Конкурска гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта Башкортстанның Кызыл таң" газетасының рәсми сайтында хәбәр и...
Уфада 16-17 ноябрьдә "Идел" халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы уздырыла. Конкурска гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта Башкортстанның Кызыл таң" газетасының рәсми сайтында хәбәр ителә.
- "Идел" фестивале 2011 елда - "Милләтара татулыкны ныгыту елы" нда башлангыч алды. Бәйге Башкортстан һәм Татарстанның профессиональ халык һәм академик вокал сәнгатен һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү максатыннан уздырыла.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:
- "Башкорт халык җыры (озын көй)", яки "Татар халык җыры (озын көй)".
- Башкорт профессиональ композиторының эстрада җыры (яки эстрададагы халык җыры), яки татар профессиональ композиторының эстрада җыры (яки эстрададагы халык җыры).
- Башкорт һәм татар профессиональ композиторының академик җыры.
Конкурста Россия төбәкләреннән һәм башка илләрдән җырларны башкорт һәм татар телләрендә башкаручылар - урта махсус һәм югары уку йортларының иҗади бүлекләре студентлары һәм тәмамлаучылары, шулай ук вокал һәм уен кораллары ансамбльләре катнаша ала. Даими яшәү урынына һәм гражданлыгына карамастан - 16-35 яшьтәге катнашучылардан гаризалар кабул ителә. Балалар номинацияләрендә 7-15 яшьлекләр катнаша ала.
Гаризалар 6 ноябрьгә кадәр idelfestival@gmail.com электрон почтасына кабул ителә.
Фестиваль турында тулырак мәгълүмат һәм катнашучы анкетасы рәсми сайтта күрсәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк