Идел Кыямов йөрәген туган телен белгән татар кызы сайларга өйрәткән
Яңа буын татар яшьләре милли тәрбиядә гаиләнең ролен билгеләп узалар һәм үзләре дә татарча сөйләшә торган татар гаиләсе төзергә хыялланалар. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында төрлесе төрле м...
Яңа буын татар яшьләре милли тәрбиядә гаиләнең ролен билгеләп узалар һәм үзләре дә татарча сөйләшә торган татар гаиләсе төзергә хыялланалар. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында төрлесе төрле мохиттә үскән татар яшьләре яңа татар интеллигенциясен тәрбияләү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Яшьләр фикеренчә, баланы татарча сөйләштерү һәм милли тәрбия бирү гаиләдән тора, шулай да мохит тә зур роль уйный. Татар интеллигенциясенең яңа буын вәкилләре яшьләрне татар итеп тәрбияләүдә милли сәнгатьнең ролен билгеләп уздылар, татар әдәбиятын яшьләргә җиткерүнең яңа формалары кирәклеген әйттеләр.
“Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә халык язучысы Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйха Камалова, рәссам Фәйзрахман Камаловның улы - музыкант, композитор Ильяс Камалов, журналистлар Мөршидә һәм Илдар Кыямовларның улы Идел Кыямов катнашты.
Телнең әһәмиятен билгеләп, татар зыялылары гаиләсендә туып-үскән егетләр-кызлар өйләрендә бары тик татарча гына сөйләшүләрен, әти-әниләренең тел мәсьәләсендә катгый булуларын әйттеләр.
Милли тәрбия алган татар яшьләре гаилә кору мәсьәләсендә дә нык торалар. Ильяс Камалов үзенең татар кызына өйләнүен һәм өйдә татар телендә сөйләшүләрен әйтә. Идел Кыямов та катнаш никахларга каршы булуын белдерде: “Йөрәк сайлый, диләр, йөрәктән татар кызларын-егетләрен сайлатырга кирәк”, - ди ул. Зөләйха Камалова да киләчәктә гаиләсендә татар телендә сөйләшеп яшәргә тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк