«Идел йорт» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
1992нче елда оештырылган фестивальнең максаты — халык театрларының эшчәнлеген камилләштереп кенә калмыйча, үсеп килүче яңа буында театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Халык театрлары коллективларының «Идел йорт» бәйгесенең жюри әгъзалары быел гран-прины ике театр коллективына бирергә карар иткән. Кичә Камал театры сәхнәсендә аларның берсе — Питрәч халык театры коллективы чыгыш ясады.
«Балкыш» халык театры фестивальдә Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» музыкаль спектакле белән катнашкан. Режиссеры — Фәнил Мисалов.
Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге театр коллективларының ХХI төбәкара «Идел йорт» бәйгесенең нәтиҗәләрен традиция буенча Камал театры сәхнәсеннән игълан иттеләр.
Икенче гран-прины Флорид Бүләков пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Сөясеңме-сөймисеңме?» спектакле өчен Башкортстан Республикасы Кушнаренко районының «Мизгелләр» татар халык театры алды. Режиссеры — Энҗе Гыймалетдинова. Тулырак Татар информ нан укый аласыз.
Фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк