Игътибар, бәйге!
Конкурска рәсемнәр, компьютер технологияләрен, график программаларны кулланып башкарылган эшләр кабул ителә.
Яшь, талантлы, креатив дизайнерлар һәм рәссамнар арасында «Театраль Идел буе» округ фестивале өчен иң яхшы афиша һәм плакатка конкурс игълан ителде.
2021-2022 елларда «Театраль Идел буе» яшьләр театр коллективлары фестивале Идел буе федераль округының иҗтимагый проекты яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү, мәдәни күзаллауларын киңәйтү, мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру, яшьләр һәм балалар театр сәнгатен үстерү өчен шартлар һәм стимуллар тудыру максатыннан үткәрелә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты оештыра.
Конкурста 6 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар, 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.
Конкурска рәсемнәр, компьютер технологияләрен, график программаларны кулланып башкарылган эшләр кабул ителә.
Конкурска гаризалар 2022 елның 25 гыйнварына кадәр theatres.fest@mail.ru электрон адресына кабул ителә («афишалар конкурсы» тамгасы белән). Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән Конктеатральноеприволжье.рф сайтында танышырга мөмкин.
Фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк