Илһам Шакировның 90 яшьлек апасы җырчының балачактан ук моңлы булуын әйтте
Илһам Шакировның 90 яшьлек олы апасы Зәйнәп ханым Гәрәева бөек җырчының бала чактан ул моңлы булып үсүе хакында әйтте. Бу турыда ул «Татар-информ» хәбәрчесенә мәрһүмне җирләүдән соң үзе сөйләде. «Бик...
Илһам Шакировның 90 яшьлек олы апасы Зәйнәп ханым Гәрәева бөек җырчының бала чактан ул моңлы булып үсүе хакында әйтте. Бу турыда ул «Татар-информ» хәбәрчесенә мәрһүмне җирләүдән соң үзе сөйләде.
«Бик тыныч, акыллы булып үсте ул. Укырга кергәч тә, һәрвакыт бишлегә генә укыды. Беренче сыйныфтан алып җырларга яратты. Ул вакытта сугыш чорында тол калган хатыннар аның моңына бөгелеп-бөгелеп елый иде. Шул кадәр моңлы бала иде ул, кечкенәдән үк», - диде Зәйнәп ханым.
Илһам Шакиров бүген Яңа татар бистәсе зиратының үзәк юлында, Миркасыйм Госманов, Шамил Закиров һәм Туфан Миңнуллин каберләре янәшәсендә җирләнде.
Фото: Айдар Әхмәдиев
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк