Илдар Гыйльметдинов: Мин баланың БДИны туган телендә тапшыра алуы яклы
Әгәр ихтыяҗ бар икән, баланың БДИны туган телендә бирү хокукын яңадан карап чыгарга кирәк. Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәис...
Әгәр ихтыяҗ бар икән, баланың БДИны туган телендә бирү хокукын яңадан карап чыгарга кирәк. Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ"га биргән интервьюсында җиткерде.
"Мин моны күп тапкырлар әйттем, мин баланың андый хокукы булуы яклы. Әйтик, мин тарих фәнен татар телендә бирергә телим икән, миңа шундый хокук бирегез. Тапшырырмынмы, юкмы – монысы башка сорау. Тик иң мөһиме – мәгариф системасы миннән имтихан алырга әзер булсын. Кабул итәр өчен тиешле КИМнар (контрольно-измерительные материалы – ТИ) кирәк, ягъни, кирәкле инструментлар эшләргә кирәк", - дип саный депутат.
Әлеге инструментлар хәзер “туган тел” предметыннан кала бер предмет буенча да юк. Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, бу эшләргә тиешле киләсе тема. "Әгәр мәктәп кабул итәргә әзер икән, димәк, укучыларга шундый хокук бирергә кирәк", - дип белдерде депутат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк