Илдар Матуров, Тәбрис Яруллин белән бергәләп, «Мөһаҗирләр» романы буенча фильм төшерә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кинорежиссер Илдар Матуров, Бөтендөнья татар яшьләр форумы белән берлектә, Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы буенча «Сафа белән Саҗидә» исемле ту...
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кинорежиссер Илдар Матуров, Бөтендөнья татар яшьләр форумы белән берлектә, Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы буенча «Сафа белән Саҗидә» исемле тулы метражлы фильм төшерергә әзерләнә. Бу хактагы мәгълүматны режиссер үзе раслады.
«Сценарийны без Юрий Манусов белән бергәләп яздык. Ул рус телендә язылган, татарчасын халык язучысы Разил Вәлиев белән бергәләп әзерлибез», - ди Илдар Матуров.
Моннан ике ел элек Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел тулу билгеләп үтелгән көннәрдә Разил Вәлиев язучының романнары буенча нәфис фильм төшерү турында мөрәҗәгать булганын әйткән иде. «Мөһаҗирләр» романы буенча фильм Төркия белән бергә төшерелсә, бик шәп булыр иде», - дигән иде ул. Татарстанның шундый инициатива белән чыгачагын да белдергән иде.
Быел «Татар-информ»да Халыкара төрки кино фестивале уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә «Татаркино» оешмасы директоры, Казан халыкара мөселман кинофестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова да Татарстанның «Мөһаҗирләр» әсәрен төрки халыкларның уртак тырышлыгы белән төшерергә теләвен әйткән иде.
«Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр»е – тарихи әсәр. Аны экранлаштыру идеясе күптән «һавада оча». Аны беренче тапкыр Илдар Матуров тәкъдим иткән иде. Сценарие әзер. Ул ун ел язылды. Безнең хәзер әлеге әсәрне тәкъдим итүнең реаль мөмкинлеге туды. Без аны шура утырышында копродукция буларак тәкъдим итәрбез дип уйлыйбыз. Чөнки анда татар халкы турында гына түгел, бөтен төрки халыклар багланышы турында сүз бара», – диде ул.
Төрки дөнья кино ассоциациясе рәисе, танылган төрекмән кинорежиссеры Хуҗаколый Нарлиев та әлеге идеягә югары бәя биргән иде.
Әмма Төрки дөнья кино ассоциациясе башкарма комитетының утырышы, алданрак чарага журналистлар чакырылган булса да, ябык ишекләр артында узды. Аның нәтиҗәләре турында хәбәр булмады. Халыкара төрки кино фестивале Татарстан бюджеты хисабына үткәрелде.
Фильм өчен Татарстан Мәдәният министрлыгының 2 миллион сум субсидиясе Бөтендөнья татар яшьләре форумына бирелгән. Бу хакта мәгълүмат Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Форум рәисе Тәбрис Яруллин төгәлрәк мәгълүмат алу өчен Илдар Матуровка мөрәҗәгать итергә тәкъдим итте.
Илдар Матуров әйтүенчә, әле режиссер сценариесе әзерләү эше бара, аның буенча генераль смета төзеләчәк, тарихи фильм булганга күрә костюмнар эскизлары эшләнәчәк. «Без бөтен технологияләр буенча эшлибез. Алдың да төшердең түгел. Алай төшерелгәннәр күп булды инде. андыйлар «Мир» кинотеатрыннан да ерак китә алмый», - ди Илдар Матуров.
«Безнең заявкада төрки илләр дә катнашырга мөмкин дип билгеләнгән. Әмма әле төгәл бернәрсә дә билгеле түгел, - диде ул. Фильм Казанда, Төркиядә һәм Украинада төшерелү мөмкинлеген билгеләп узды.
Режиссер әлегә фильмның бюджетын да әйтә алмады. «Россиядә 2 миллион доллардан да ким акчага фильм төшереп булмый. Карарбыз инде – ничек булыр», - ди Илдар Матуров.
- Мәхмүт Галәү — күренекле татар язучысы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе. «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» романнары бүгенге көндә татар әдәбияты хәзинәсенең иң мөһим казанышларыннан санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарийлар
1
0
0
Бу киноны ясау тукталып калдымы?
0
0