Илфак Шиһаповның китабында 2004 елдан бирле язылган әсәрләре тупланган
Илфак Шиһаповның «Кеше эзлим...» дип аталган китабында 2004 елдан бирле язылган әсәрләре тупланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында китапка багышланган матбугат конференциясендә «Ватаным Татарста...
Илфак Шиһаповның «Кеше эзлим...» дип аталган китабында 2004 елдан бирле язылган әсәрләре тупланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында китапка багышланган матбугат конференциясендә «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова хәбәр итте.
«Без бу китапны мәхрүм Илфак Шиһаповның якты истәлегенә багышладык. Әлеге басмада Илфакның 2004 елда журналист булып формалашканнан бирле язылган әсәрләре тупланган. Китапны чыгару идеясе, Илфакны җирләгәч, барлыкка килде. Аның исемен мәңгеләштерәсе килә. Илфакның рухы шат булсын», - ди китапны төзүче Гөлнара Сабирова.
Китапның тиражы 2200 данә. «1700 китап Татарстанның милли китапханә системасына кергән китапханәләргә таратылачак, 500 китап кибетләрдә сатыла. Шушы 500 китапның сиксәне сатылган. Бер китапның бәясе 360 сум. Китапның электрон варианты 180 сум тора», - дип сөйләде «Татарастан» китап нәшрияте генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.
«Китапның исеме «Кеше эзлим...». Илфакның төп фаҗигасе кеше эзләүдә иде. Үз кешесен Илфак түрәләр, җитәкчеләр арасында эзләмәде. Аның кешесе гади кеше булырга тиеш иде», - диде Гөлнара Сабирова.
Автор: Алинә Айдарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк