Илфак Шиһаповның язылып бетмәгән китабы калган
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Журналист һәм продюсер булып танылган Илфак Шиһаповның язылып бетмәгән китабы калган. Ул Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы кешеләренең шә...
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Журналист һәм продюсер булып танылган Илфак Шиһаповның язылып бетмәгән китабы калган. Ул Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы кешеләренең шәҗәрә китабының яртысын төзегән булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов хәбәр итте.
“Башкортстанда шәҗәрә тарихын өйрәнү Татарстанга караганда ун еллап иртәрәк башланды. Авыл тарихлары турында да язылды. Минем үземнең туган авыл Төмәнәк турында да ике китап дөнья күрде. Аның берсен - “Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?” китабын журналист Илфак Шиһапов язды. Икенчесе - “Синеке без, Төмәнәккәем” исемлесе язучы Шаһинур Мостафин җитәкчелегендә дөнья күрде.
Фәнир Галимов Төмәнәк авылы халкы шәҗәрәләренә багышланган өченче китапның инде яртысы әзер икәнен әйтте.
“Шәҗәрәләрдән торачак өченче китапның яртысы әзер. Аны мәрхүм Илфак Шиһапов эшли башлаган иде. Әмма Илфак безнең арадан китүе белән бу эш ярты юлда туктап калды. Илфак – аяклы энциклопедия иде. Аның китүе – татар халкы өчен зур югалту. Ул безнең Төмәнәк авылындагы һәр кешене белә иде. “Фәнир абый, менә бу абзыйның нәсел җебе фәләнгә барып тоташа, болар туган икән”, – дип, ачышлар ясый иде. Ул әлеге китапның яртысын эшләп калырга өлгерде, ә башка идеяләрен үзе белән алып китте, – диде Фәнир Галимов.
Исегезгә төшерәбез, язучы, журналист һәм продюсер Илфак Шиһапов 2017 елның 31 маенда үз фатирында вакытсыз вафат булды. Исән булса, аңа быел 50 яшь тулган булыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк