Илназ Баһ: «Мин Гүзәлгә караганда танылганрак»
- Сез хатыныгызга караганда юашрак күренәсез. Бәлки бу яшь белән бәйледер. Ул сездән дүрт яшькә өлкәнрәк. - Белмим, гаиләдә мин баш. Мин аңлап бетермәгән берәр хәл булса, әлбәттә, Гүзәлгә урын бирәм....
- Сез хатыныгызга караганда юашрак күренәсез. Бәлки бу яшь белән бәйледер. Ул сездән дүрт яшькә өлкәнрәк.
- Белмим, гаиләдә мин баш. Мин аңлап бетермәгән берәр хәл булса, әлбәттә, Гүзәлгә урын бирәм. Ә болай мин үз сүземне өстәлгә сугып әйтергә мөмкинмен. Мин ничек әйтәм, шулай була. Әгәр берәр җиргә барасым килә икән, мин анда барыбер барам. Яшькә килгәндә, Гүзәл миннән бер дә картрак күренми бит, матуррак күренә.
- Радиоларда сезнең җырларыгыз Гүзәлнекенә караганда ешрак яңгырый кебек, әйеме?!
- Әйе, ләкин бу махсус эшләнми. Мактанып әйтүем түгел, ләкин мин Гүзәлгә караганда танылганрак. Мин бит башта үзем генә җырладым. Шул соңгы бер җиде-сигез ел гына дуэт буларак җырлыйбыз. Гүзәл миннән начаррак җырлый димим, аңа танылу гына җитеп бетми.
Бу хакта тулырак: intertat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк