Илназ Гарипов: «Иң мәгънәле җырлар да, иң мәгънәсезләре дә миндә...»
– Илназ, Аллаһка шөкер, Сезне дә тоттым. Ничек хәлләр? Яңа концерт сезоны ничек бара? – Сәлам, Искәндәр. Концерт сезонына безнең әзерлек яңа гына башланды. Аллаһ боерса, бу елны күп яң...
– Илназ, Аллаһка шөкер, Сезне дә тоттым. Ничек хәлләр? Яңа концерт сезоны ничек бара?
– Сәлам, Искәндәр. Концерт сезонына безнең әзерлек яңа гына башланды. Аллаһ боерса, бу елны күп яңалыклар кертәчәкбез. Мин үземне, һәм төркемемне ирекле музыкантларга саныйм, шуңа безнең күп кенә узенчәлекләр кичерелә. Ул да булса, ертык чалбарлар. Үзебезгә генә хас җыр стильләре. Мәсәлән, Ска-Панк. Шушыларны барлап, алга таба тагын да арттырачакбыз.
– Ник алай? Илназ Гарипов дигәч күз алдына шаян җырлары белән генә түгел, ә тирән эчтәлекле җырлары белән билгеле артист та килеп баса.
– Әйе. Мин үзем дә көлеп куям инде. Иң мәгънәле җырлар да, иң мәгънәсезләре дә миндә дип. Беләсеңме, дөресен генә әйткәндә. Кешенең бөтен әйбере дә бар хәзер, ләкин иң мөһиме – «җан тынычлыгы» юк, миңа калса... Шуңа да концертларыбызга «позитив»ны күбрәк өстисем килә. Әлбәттә, тормышчан, күзне ача торган җырлар да булачак.
– Тирән эчтәлекле, мәгънәви яктан катлаулы җырларың ничек туа? Мин сине тормышта да, сәхнәдә дә күрәм. «Ике Илназ» охшаш булса да, бер-берсеннән нык аерыла...
– Менә урамда кемне генә алма, һәрберсенең үз кайгысы, үз борчуы. Беркем дә «миндә бар да яхшы» дип мине алдый алмый. Ә иң борчылганнарын күзләреннән дә күрергә өйрәндем кебек. Ике төрле Илназга килгәндә, барысын да кеше алдына алып чыгарга ярамый. Кунакка барганда да, чиста кием киеп барырга өйрәттеләр бит бала чактан.
– Син һәрвакыт тере тавышка җырлыйсың, тере музыка уен кораллары белән эшлисең. Бу бик чыгымлы эш, шул ук вакытта, артисттан бик күп тырышлык таләп итә. Халык моны ничек кабул итә? Бәлки фонограммага гына җырларгадыр?
– Беренчедән, син кешене алдыйм дип, үзеңне алдый башлыйсың. Икенчедән, моны бик азлар гына булдыра ала. Өченчедән, тулаем тере тавыш миңа үземә бик ошый.
– Халык бит аңгыра тугел, ул барысын да аера. Иң беренче чиратта, башкаруның җаны бармы-юкмы – шуны сизә тамашачы!
– Шәхси тормышыңда яңалыклар бармы? Беләм, мондый сораулар сине туйдыргандыр инде.
– Булса, туйга чакырырымын (көлә).
Искәндәр Шакиров
Фото – җырчының шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк