Логотип
Хәбәрләр

Илнур Гайниев: «Караңгылыкка омтылу түгел. Иҗатка омтылу!». Кариев театры 39 нчы сезонын ачты!

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 39 нчы театр сезоны ачылуга багышланган матбугат очрашуы үткәрде. Очрашуда театрның директоры Илнур Гайниев, баш режиссёр Ренат Әюпов, театр тәнкыйтьчесе, «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленең программа директоры Нияз Игъламов катнашты.

Кариев театрының 39 нчы сезон премьералары: 

«Ак пароход» (Чыңгыз Айтматов). Инсценировка авторы резедә Гобәева, режиссёр Айдар Җаббаров. Премьера 25-26 сентябрь, 12+

«Ак бүре» (Татар халык әкияте). Инсценировка авторы һәм режиссёр Наталья Пахомова. Премьера декабрьдә, 6+. 

«Кадерлем» (Лилия Шакирова). Режиссёр Булат Гатауллин. «3 көндә ничек пьеса язарга» семинар-интенсивы кысаларында иҗат ителеп, Татнефть хәйрия фонды ярдәмендә чыгарылучы спектакль. «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре уйнау көтелә.

«Тамчының маҗаралары» бэби-спектакле. Режиссёр Эльдар Гатауллин. 0+

«Аршин мал алан» (әзербәйҗан композиторы Узеир Гаджибеков опереттасы буенча). Диалогларны Раил Сафин яза, режиссёр Ренат Әюпов. Музыка өлеше өчен Рәдиф Кашапов җаваплы. 

 

Иске спектакльләргә икенче сулыш өрү. 
«Питер Пэн», «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте», «Алмачуар 2.0». Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча куелган спектакльнең икенче өлеше.  Яңа текстны яшь драматург Мәликә Фатыйхова язуы көтелә. 

 

15 декабрь - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафинның 80 яшьлек юбилее. 

 

Яңа йөзләр

Казан театр училищесын быел тәмамлаган Айсылу Гайнанова (Лилия һәм Илнур Низамиевлар шәкерте)

 

Фестивальләр һәм гастрольләр

8-12 сентябрьдә XVIII «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында иҗади лаборатория узуы көтелә. Лабораториядә катнашачак режиссерлар һәм алар Кариев театры артистлары белән берлектә куячак эскизлар: 

Дарья Левингер (Санкт-Петербург, РГИСИ) – Джонатан Свифтның «Путешествия Гулливера» әсәре.

Дмитрий Лимбос (ГИТИС) – Лев Толстойның «После бала» әсәре. 

Кәрим Вахитов (ГИТИС) – Мөхәммәт Мәһдиевның «Торналар төшкән җирдә» әсәре. 

Лаборатория кысаларында Кариев театрын оештырган шәхес, Татарстанның атказнган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллин исемендәге премия тапшырылачак. 

Сентябрь: Кариев театры актрисасы Альбина Ногманова «Хәят» моноспектакле белән (режиссёр Елена Музеева) «Смоленский ковчег» X Халыкара театр фестиваледә катнаша.
Октябрь: Булат Гатауллин куйган «Гөлчәчәк» спектакле «Пермская фантасмагория» II Халыкара театр фестивалендә катнаша. 
Октябрь: «Тынлык» (автор һәм режиссёр Виктория Печерникова) Пермь өлкәсенең Кудымкар шәһәрендә узачак «Сообщение» VIII Милләтара театр фестивалендә катнаша.

Кариев театры репертуарыннан төшеп калачак спектакльләр:
Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Яратып туялмадым» (Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» романы буенча куелган иде) 
«Артист» (Габдулла Кариев әсәре буенча Ркаил Зәйдулла язды) 
«Матурлык» (Әмирхан Еники әсәре буенча куелды) 

Фото – Таңсылу Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021