Илсөя Бәдретдинова кемне елаткан?
Җырчы Илсөя Бәдретдинова иҗаты күпләребезгә үзенең халыкчанлыгы һәм тормышчанлыгы белән якын. Артистның һәрбер җырында тормыш хакыйкате ята, татар халкы аның җырларында үзен таный, шуңа да Илсөяне аер...
Җырчы Илсөя Бәдретдинова иҗаты күпләребезгә үзенең халыкчанлыгы һәм тормышчанлыгы белән якын. Артистның һәрбер җырында тормыш хакыйкате ята, татар халкы аның җырларында үзен таный, шуңа да Илсөяне аеруча ярата кебек.
Күптән түгел Илсөя Бәдретдинова өр-яңа «Гафу ит, әнкәй» җыры белән янәдән халык күңелен тетрәндерде. Инстаграмда җырчы яңа җырның тизерын урнаштырган. Әлеге видеоны карап, күп кенә хатын-кызлар күз яшьләрен тыя алмаган. Видео астында «Еламыйча тыңлап булмый бит бу җырны», «Тагын елатасың бит, кызый!», «Тыңлый башладым да, сүндердем. Елаттың» кебек комментарийлар күп очрый.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк