Илсөя Бәдретдинова: «Сөйлә дияргә курка идем...»
Җырчының инстаграмында мәгънәле постлар сирәк түгел, ул тормышта еш очрый торган темаларны күтәрә. Әмма Илсөя кызыклы постлардан да баш тартмый: үз-үзеннән дә көлергә курыкмый, тормыштагы булган көлке...
Җырчының инстаграмында мәгънәле постлар сирәк түгел, ул тормышта еш очрый торган темаларны күтәрә. Әмма Илсөя кызыклы постлардан да баш тартмый: үз-үзеннән дә көлергә курыкмый, тормыштагы булган көлке хәлләрен рәхәтләнеп сөйли. Соңгы постында ул нәкъ шундый очрак белән уртаклашты.
«Бәләкәй чакта, әни миңа әкият сөйли иде. «Яшәгән ди,булган ди әби белән бабай. Сарайларының башы сумала белән япкан булган икән...Шунда саескан килеп кунган да...башын алса койрыгы ябыша икән, коерыгын алса башы ябыша икән...башын алса,койрыгы...койрыгын алса башы...башы...койрыгы...койрыгы...башыыы...». Ааааааааа... «Әнииии,туйдым инде бу саесканнан», – дип елый идем. Әни мәрхүмкәем үзе йоклый, үзе дәвамын сөйли...«Тагын...тагын ул әби белән бабайның келәтләре булган. Келәтләре булган ди таштан. Сөйлимме яңа баштан? Келәтләре таштаааааан...сөйлимме баштан?». Сөйлә дияргә курка идем. Чөнки тагын теге саесканны сөйли башлый».
Менә шундый ихлас күңелле ул, яраткан җырчыбыз! Бәлки, гадилеге белән тамашачыны яулыйдыр да инде. Ә Сез нинди әкиятләр беләсез?
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк