Илсөя Бәдретдинова: «... яшәргә тиешле кеше булмаганмын»
Җырчы Илсөя Бәдретдинованың «Сер булып калсын» тапшыруындагы әңгәмәсенең кызыклы өлешләрен игътибарыгызга тәкъдим итәбез. ‒ Балачактан нинди хатирәләр күңел түреңдә саклана? ‒ Бөтен кешеләрнеке кебе...
Җырчы Илсөя Бәдретдинованың «Сер булып калсын» тапшыруындагы әңгәмәсенең кызыклы өлешләрен игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
‒ Балачактан нинди хатирәләр күңел түреңдә саклана?
‒ Бөтен кешеләрнеке кебек, авыл кызы бит мин. Апайлардан калган күлмәкләрне киеп үстем. Зур резиновый итекләр, тез дә бөкләнми иде. Без сыерлар асрадык, көтүгә чыга идек, ул чират атна саен килеп җитә. Минем иң яратмаган хайваным сыер, мин сөт белән чәй дә эчә алмыйм. Бөтен балачагым, яшьлегем сыер артыннан чабып үтте инде. Мин 8 айлык булып туганмын, тулы түгел мин. Яшәргә тиешле кеше дә түгел. 1800 авырлыкта, формалашып җитмәгән үпкәләр белән туганмын. Озак вакыт ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырганнар. Әни сөйләвенчә, табиблар минем яшиячәгемә ышанмаганнар, аппараттан өзеп өйгә кайтарып җибәргәннәр. Өйгә кайткач, әни самогон аппаратыннан һава өрдереп, мине юрганга төреп урамга чыгып киткән. 6 сәгать узгач, бәхилләшергә дип керсә, мин акырып елап җибәргәнмен. Табиблар яшәми дигән бала менә 38 яшен тутырды инде. Кечкенәдән шул тормышка ябышып яшәгәнмен инде мин.
Автор: Г.Шәрәпова
Фото: ilsiabadretdinova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк