Илсөя Бәдретдиновадан «тәмле» яңалык!
Кичә Уфада уздырылган «Ел җыры» фестивалендә Илсөя Бәдретдинова «Гафу ит, әнкәй» җыры белән беренче урын алып кайткан. Бу хакта ул инстаграм аша хәбәр итте. Бүләк уңаеннан Илсөя авторларга рәхмәт сүз...
Кичә Уфада уздырылган «Ел җыры» фестивалендә Илсөя Бәдретдинова «Гафу ит, әнкәй» җыры белән беренче урын алып кайткан. Бу хакта ул инстаграм аша хәбәр итте.
Бүләк уңаеннан Илсөя авторларга рәхмәт сүзе белдерергә булган. «Тагын бер кат авторларыма: Ренат Галиаскаровка – сүзләр авторы. Риваль Хисматуллинга – көй авторы зур рәхмәтемне җиткерәм! Шулай ук бу матур кичәне оештыручы «Туган телем» каналына да рәхмәт әйтәсем килә!» – дип яза Илсөя.
«Сәхнә» журналы редакциясе Илсөя Бәдретдинованы беренче урын алуы булән котлый һәм алда бары тик уңышлар гына теләп кала!
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк