Илсөя Бадретдинова Гөлсирин Абдуллинага: «Күрәселәрең алда әле...»
Күптән түгел татар артистлары «Дуслык күпере» дип исемләнгән ике республика сәнгатен берләштерүче концерт тамашасында катнаштылар. Әлеге концертта Р.Ваһапов Фестивале лауреатлары, эстрадабызда күптән...
Күптән түгел татар артистлары «Дуслык күпере» дип исемләнгән ике республика сәнгатен берләштерүче концерт тамашасында катнаштылар. Әлеге концертта Р.Ваһапов Фестивале лауреатлары, эстрадабызда күптән түгел барлыкка килгән йолдызлы гаилә Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина да катнашты.
Җырчы Илсөя Бәдретдинова концертка барганда автобуста булган хәлләрне видеога төшереп торган. Биредә ул «Мишәрләр рулит», – дип автобус эчендәге мишәрләрне барлый, Илсаф, Азат Абитов, һәм...Азат янында шыпырт кына елмаеп утыручы Гөлсиринне дә шушы санга керттеләр. «Почти мишәр», – дип төзәтмәкче Гөлсирин. Шушы урында Илсөя Бәдретдинова яшь киленне кисәтеп тә куя: «Күрәселәрең алда әле...», – ди ул.
Ә без исә, үз чиратыбызда, Гөлсириннең күрәселәре шатлык-куанычлардан гына торсын, дигән өмет-теләктә калабыз!
Автор: И.Шакиров
Фото: Инстаграм @vagapovfest
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк