Илсөя Бадретдинова: «Әл дә тиле булып туганмын әле!»
Бүген Илсөя Бадретдинованың инстаграм сәхифәсендә кызыклы пост пәйдә булды. Җырчы укучыларына үткен сүзе белән билгеле. Ул төрле очракка бәйле үз фикерен белдерергә курыкмый. Соңгы постын ул кирәкмәг...
Бүген Илсөя Бадретдинованың инстаграм сәхифәсендә кызыклы пост пәйдә булды. Җырчы укучыларына үткен сүзе белән билгеле. Ул төрле очракка бәйле үз фикерен белдерергә курыкмый. Соңгы постын ул кирәкмәгән киңәш биргән кешеләргә багышлаган, ахрысы.
«Әл дә тиле булып туганмын әле... Җиңел болай...рәхәт... Акыллыларның эшләре күп.
1. Башкаларны яшәргә өйрәтергә кирәк!
2. Кирәкме кирәкмиме берәр акыллы сүз кыстырырга кирәк!
3. Гел җитди кыяфәт ясап йөрергә кирәк!
4. Сүгенергә ярамый...
Ә юк...монысы тәртипле булмауга керә. Тәртиплеләргә авыр... Әл дә тәртипле түгелмен әле...Җиңел болай...рәхәт...», – дип яза ул.
Аның иҗатын яратучы кешеләр: «Сезнең кебек «тилеләр» дөньяда күбрәк булсын иде!!!», «Ну, Ильсия, тап мин уйлаган кебек .... язгансыз унышлар сезгә!», – дип җырчыга уңышлы көннәр телиләр.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк