Илсөя кебек кыз кирәк!
Татар Инстаграмында соңгы арада Рәфис Атаказов исемле шәхес бик популярлашты. Ул кызыклы видеолар, төрле мәсьәләгә карата үз карашын татар телендә белдерү, татарча шигырьләр уку белән татар халкына та...
Татар Инстаграмында соңгы арада Рәфис Атаказов исемле шәхес бик популярлашты. Ул кызыклы видеолар, төрле мәсьәләгә карата үз карашын татар телендә белдерү, татарча шигырьләр уку белән татар халкына танылды. Менә узган көнне дә ул инстаграмында күңелле пародия урнаштыра. Видеоны Рәфис Илсөя Бадретдиновага багышлаган.
«Илсөя төшләремә керә, чукынчык!» – дип суза юмор остасы. Бу пародияны җырчы да күреп ала һәм үз инстаграмына шушы сүзләр белән урнаштыра: «Бөтенләй үк кыз түгел, конечно... но приятно булды».
«Һаман мине аптыратасыз: «нигә өйләнмисең?». Ничек өйләним инде мин, Казанда Илсөя булганда?» – дип, соңыннан әйтеп куя Рәфис Атаказ.
Бу кызыклы видеоны Сезгә дә карарга тәкъдим итәбез. Сылтаманы аста калдырабыз.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк