Илсөя Төхвәтуллинаны котлыйбыз!
10 сентябрь – Татарстанның халык артисткасы Төхфәтуллина Илсөя Җиһангир кызының туган көне.Хөрмәтле Илсөя Җиһангировна, Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, бәхет һәм иҗади уңышлар телибез! Төхф...
10 сентябрь – Татарстанның халык артисткасы Төхфәтуллина Илсөя Җиһангир кызының туган көне.
Хөрмәтле Илсөя Җиһангировна, Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, бәхет һәм иҗади уңышлар телибез!
Төхфәтуллина Илсөя Җиһангир кызы 1967 елның 10 сентябрендә Татарстанның Апас районы Дәвеш авылында туа. 1988 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрына кабул ителә. Драматик хисле, лирик пландагы актриса.
Рольләре: Мөдир — «Җәһәннәм биюе» (К.Хоинский); Зөбәрҗәт — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт); Зәйтүнә — «Һинд кызы» (Г.Каюм); Уринә — «Гөргөри кияүләре», Нурсия — «Эзләдем, бәгърем, сине», Гөлчирә - «Алты кызга бер кияү» (Т.Миңнуллин); Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Галиябану — «Галиябану» (М.Фәйзи); Зәйнәп — «Килә ява, килә ява...», «Ява карлар, ява карлар...», Су анасы — «Су төбендә сөйгәнем» (З.Хәким); Миләүшә — «Саташкан сандугач» (Р.Зәйдулла); Фәүзия — «Казан егетләре» (М.Гыйләҗев); Дилфүзә — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла), Гөләндәм – «Талак, талак!..» (Х.Вахит) һ.б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк