«Аналог телевидение эшләвен дәвам итәчәк»
Татарстанда якындагы берничә айда аналог телевидение эшләвен дәвам итәчәк. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агент...
Татарстанда якындагы берничә айда аналог телевидение эшләвен дәвам итәчәк. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Аналог телевидение эшләвен дәвам итәчәк, чөнки система барлык телетамашачыларның да цифрлы тапшыргычларга күчүенә әзер түгел. Күп кенә телевизорларга әлегә цифрлы сигналны кабул итү өчен тиешле җиһазлар куелмаган», - диде Илшат Әминов.
Ул яңа цифрлы мультиплексларда төбәк телеканаллары өчен һичшиксез урын булырга тиешлеген искәртте. Җирле каналлар үз аудиториясенә бик якын тора һәм мөһим проблемаларны яктырта, диде Илшат Әминов.
«Әлеге каналлар беркемгә дә комачауламый, аларның үз аудиториясе бар. Өстәвенә, алар хәтта акча да сорамый. Бары тик: «Безгә эфир телевидениесендә үзебезне күрсәтергә мөмкинлек бирегез, калганын үзебез эшләячәкбез», - дип кенә әйтәләр», – диде Илшат Әминов.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
Комментарий юк