Илшат Әминов Татарстанда татар гуманитар университеты ачарга кирәк, дип саный
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов Татарстанда кабаттан “Татар гуманитар университеты” дигән югары уку йорты ачарга кирәк, ди. Б...
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов Татарстанда кабаттан “Татар гуманитар университеты” дигән югары уку йорты ачарга кирәк, ди. Бу хакта ул бүген журналистларга ТНВда узган матбугат конференциясендә әйтте.
“Безгә яңадан “Татар гуманитар университеты” дигән югары уку йорты ачарга кирәк. Моны мин ачыктан-ачык әйтәм. Чөнки татар интеллигенциясен саклау өчен татар гуманитар университеты ачмыйча булмый. Әмма вакыт тиз үтә, аны тиз арада ачарга кирәк. Һәм бу университетны нульдән башлап күтәрергә кирәк булачак. Чөнки барлык биналар КФУга бирелде, биналар юк. Ачык кырда төзергә кирәк. Анда, җәмгыятьне формалаштыру өчен, педагогларны да, тарихчыларны да, филологлар һәм башка белгечләрне дә әзерләргә мөмкин булыр иде. Әмма әлегә гуманитар университет юк. Шуңа күрә без милли журналистларны үзебез әзерләргә тиеш”, – диде Әминов.
Телерадиокомпания җитәкчесе милли журналистларны үзебез әзерләргә кирәк дигәндә - Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу өчен максатчан грантын оту буенча конкурс игълан итүен күз алдында тота.
Исегезгә төшерик, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе татар журналистларын табу һәм үстерү ниятеннән #ӘЙДӘТНВГА# исеме астында махсус конкурс игълан итте. ТНВның махсус проектында катнашып, КФУда бушлай белем алырга, тв-журналист булырга мөмкин. “Яңа Гасыр” каналының максатчан грантына татар телен камил белгән 11нче сыйныф укучылары гариза тапшыра ала. “ӘЙДӘТНВГА” конкурсы 2018нче елның 5нче апреленнән 15нче майга кадәр 3 турда үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк