Логотип
Хәбәрләр

Илшат Рәхимбай «Күзалла» («Представь») фильмын интернетка урнаштырган

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кинорежиссер Илшат Рәхимбай үзенең туган көне хөрмәтенә «Күзалла» («Представь») фильмын ачык интернет киңлекләренә чыгарган. Фильмны интернетта...

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кинорежиссер Илшат Рәхимбай үзенең туган көне хөрмәтенә «Күзалла» («Представь») фильмын ачык интернет киңлекләренә чыгарган. Фильмны интернетта бушлай карарга мөмкин.

Фильмның сюжеты буенча ике авыл, ике дин. Мулла белән поп яшәгән күрше авылларның арасы бик якын: чиркәүгә азан тавышы ишетелә. Фильм бу ике параллель дөньяның кисешкән көне турында.

Фильмны карау алдыннан Илшат Рәхимбайның социаль челтәрдәге кешелекнең деградацияләшүе турында битендә фәлсәфи фикерләр дә укырга мөмкин. “Мине бер парадокс борчый: төрле заманнарның һәм халыкларның галимнәре һәм акыл ияләре гасырлардан гасырларга бөтен белемне җыеп, анализлап, тулыландырып, яхшыртып киләчәккә тапшыра киләләр. Белемнәр тирәнәя бара. Бөтенесе аңлаешлырак була бара. Нишләп кешелек деградацияләшә? Системаның ялгышы кайда? Нишләп кеше һаман да примат булып кала бирә – аны кешеләрне яисә хайваннарны үтерергә күндерү берни тормый. Мин моны төш дип атадым. Үзләре өн дип уйласалар да, алар төш күрәләр. Чынлыкта фильм ул турыда түгел. Хәер... Кыскасы, уяныгыз, кешеләр. Үзегез уянсагыз, башкаларны да уятыгыз!” - дип яза ул.

«Күзалла» («Представь») фильмының интернетка эленүен аның фестиваль тормышы тәмамланды дип аңларга мөмкин.

Искәртеп үтәбез, фильм үткән ел Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсында катнашып, Татарстан Президентының махсус призына ия булган иде. Фильм төрле халыкара фесттвальләрдә катнашып та бәяләнде.

Хәзер Илшат Рәхимбай яңа проектын эшли башлады. Ул Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре буенча фильм төшерүгә әзерлек эшләре алып бара. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк