Логотип
Хәбәрләр

Илшат Сәетов: Университетта татфакны сакласалар, диссертация яклаучылар кимемәс иде

(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Динә Шәмсетдинова, Ләйлә Хәкимова). Фәннәр академиясе Шәрык институтының гыйльми хезмәткәре Илшат Сәетов татар теле һәм әдәбияты буенча якланган диссертацияләр кимүенең...

(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Динә Шәмсетдинова, Ләйлә Хәкимова). Фәннәр академиясе Шәрык институтының гыйльми хезмәткәре Илшат Сәетов татар теле һәм әдәбияты буенча якланган диссертацияләр кимүенең сәбәбе – татфакның бетерелүендә дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ”га интервьюсында хәбәр итте.

“Аерым факультет бетерелде, кафедралар берләштерелде. Татфак галимнәре моны сизә, үзләренең профессиональ яктан кирәк булмауларын аңлый. Күңел төшенкелеге дә бардыр. Россия буенча диссертацияләрнең кимүе күзәтелсә дә, андый ук динамика белән түгелдер. Югары аттестацияләү комиссиясе таләпләре үзгәрде, ләкин анда “татар теле булырга тиеш түгел” дигән сүз юк бит. Анда таләпләр бюрократик яктан катлауланган – журналларда мәкаләләрнең саны артуы һ.б. белән бәйле. Университетта татфакны сакласалар, аңа игътибар итсәләр, яклаулар кимемәс иде. Бу күренешнең туксан процент сәбәбе татар институты хәле белән бәйле, калган ун проценты – башка факторлар”, - диде ул.

  • Билгеле булганча, 2012 елда Татарстанда татар тел белеме һәм әдәбияты буенча 23 диссертация якланган булса, 2017 елда якланган диссертацияләрнең саны икегә калган.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021