Логотип
Хәбәрләр

Илшат Сәетов яңа мәдәният министры яңа буын вәкиле булырга тиеш дип саный

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның яңа мәдәният министры яшь булырга һәм иң элек грантлар бирү системасын җайга салырга тиеш дигән фикердә җәмәгать эшлеклесе һәм сәяс...

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның яңа мәдәният министры яшь булырга һәм иң элек грантлар бирү системасын җайга салырга тиеш дигән фикердә җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов. Бу хакта ул бүген “Ку” рок-спектакленә багышлап “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә әйтте.

Мәгълүмат өчен. Татар яшьләре дәүләт ярдәменнән башка “Ку” рок-спектаклен чыгара. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында бу эксперименталь проект буенча матбугат конференциясе үтте. Оештыручылар спектакль һәм анда катнашучылар турында сөйләделәр, шул исәптән, сюжеты һәм сораулар тудырган исеме турында да. 

“Ку” исемен “культура” сүзенең беренче хәрефләре дип карарга кирәкми, әмма минем мәдәният мәсьәләсендә үз күзаллауларым бар, - диде ул журналистларны спектакль белән бәйле соравына җавап итеп. – Культура белән идарә итү авыр һәм уңышсыз. Хәзерге дәүләт төзелешендә мәдәнияткә түгелгән акчаның эффекты бик аз. Министрлык булмасын дип әйтеп тә булыр иде, ләкин мин реалист. Яңа министр эшләргә тиешле иң мөһим әйбер – грантлар системасын булдыру. Һичшиксез, бәйсез жюри булырга тиеш. Алар арасында мәдәният турында язган журналистлар да булырга тиеш. Анда 50не узган кешеләрнең саны азчылык булырга тиеш. Хәзерге мәдәниятне алар аңлап бетерми. Мәсәлән, мәдәният дәрәҗәсе югарырак булган Мәскәүдә дә өлкәннәр арасында баттл сүзен аңлаучылар булмады. Бездә ул мәдәният дәрәҗәсе тагын да түбәнрәк”.

Илшат Сәетов фикеренчә, ярты елга бер комиссия җыелып, иллеләп проектны карый. Отчет формасы булырга тиешлеген ассызыклады. “Күрәм – егермешәр, утызар ел бер үк кешеләр бер үк әйбер белән шөгыльләнә, алар анда череп бетә, ләкин шул бер рельс белән бара да бар, - ди ул проектларга дәүләт ярдәменең хәзерге системасын тәнкыйтьләп. – Бу безгә бернәрсә дә китерми, ә акчаны ашый. Бәлки, акчаны бүлгәндә, 50 проценты без ияләшкән сәнгатькә, 50се экспериментларга дип бүлергәдер... Нурбәкләргә, рок-спектакльләргә, моноспектакльләргә, перфомансларга... Министр бу очракта үзе сайламый. Ул аның дөреслеген, үтә күренмәле булуын тәэмин итәргә тиеш. Моны иске буын вәкиле эшли ала дип ышанмыйм”.

Искәртеп үтәбез. “Ку” рок-спектакле иҗатчы яшьләрнең шәхси инициативасы белән дәүләт ярдәменнән башка чыгарыла. Ул Камал театрының Кече сәхнәсендә 11 майда була. Башлана – 18.00 сәгатьтә. Билетлар сатуда. Аны Камал театрының сайты аша электрон рәвештә дә алырга мөмкин. Камал театрының Кече залында нибары 160 урын.  

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк