Логотип
Хәбәрләр

Илшат Валиев: «Читек өстеннән кроссовки кию»

«Күптән түгел Айдар Галимов @aidar_studio белән «Элвин Гәрәй»нең бергәләп «Моңнар кайтсын авылга» җырын башкаруы тирәсендә бик күп постлар, фикерләр яздылар. Барысы да басылып беткәч, мин дә бу башкар...

«Күптән түгел Айдар Галимов @aidar_studio белән «Элвин Гәрәй»нең бергәләп «Моңнар кайтсын авылга» җырын башкаруы тирәсендә бик күп постлар, фикерләр яздылар. Барысы да басылып беткәч, мин дә бу башкару турында үз фикеремне язасым килеп китте әле, чөнки бу җыр, ничектер минем балачагымның, яшьлегемнең бер чаткысы төсле. Хәтерлим, авылыбызның клубында Айдар Галимовның концерты бара. Урыннар юк, минем үсмер чак, тәрәзә төбенә утырып карыйм. Анысы да почти VIPурын, чөнки Әни клубның директоры иде ул чакта. Өстәмә куелган урындыклар арасында идәнгә тезелеп башка балалар концерт карый. Айдар абый репертуарындагы башка җырларын җырлый да җырлый, ә минем һәм барлык авылдашларның һаман «теге» җырны ишетәсе килә. Инде концертның яртысыннан күбесе үткәч, әллә җырламый микән бүген теге җырны, дигән уй күңелләрне ниндидер борчулы шомга сала башлады. Тик Айдар абый бөтен залның уйларын ишеткән шикелле, узенә генә хас булган йомшак тавышы белән – «Беләм инде «Әйт авылым»ны көткәнегезне, көтегез, көтегез» – дип елмаеп әйтеп куйгач, бөтен зал Аххх.... итеп куйган шикелле булды. Күңелләргә җылы йөгерде төсле. Ул җырны тыңлаган саен тыңлыйсы килә иде. Ул вакытта баянда Салават Ахмадуллин уйный иде ялгышмасам. Аның кистереп кистереп, чын татар милизмнары белән җырны бизәүе, күңелләрне тагын да ныграк айкый иде. Әлбәттә ул замандагы аппаратура да, тереләй уйнап торган, хәзер инде авыл клубы өчен дә яраксыз, Yamaha синтезаторы да, бүгенге аранжировкалардагы сыйфатлы тавышны чыгара алмый иде, тик ул музыкада җан бар иде. Анда безнең милли рух бар иде. Шуңа күрә бу җырны «заманча» дип ялган ярлык тагылган европа илләре музыкасына әйләндереп җырлауны мин үзем, читек өстеннән кроссовки кию белән чагыштырам. Аннары бу җырның авторлары Рамил Чурагулов һәм Ризван Хакимов икәнен дә онытмыйк. Күпме чын халык җырына әйләнеп киткән җыр авторлары алар. Тик шулай да картларча, искечә фикерлисең, заманнан артта калгансың диючеләр дә күп булыр беләм. Гел гармун белән курай гына булмый, яхшы битлар белән, заманча тавышлар белән эшләнгән музыка да кирәк. Дискотека да кирәк, «Үзгәреш»ләре дә бик кирәк. Тик «Үзгәреш» белән «Үтереш»не бутамыйк инде дуслар.

Ничек булса да, милли колорит калырга тиеш бит инде җырларыбызда. «Моңнар кайтсын авылга» җырының эчтәлеге, Айдар Галимов 90нчы еллар башында җырлаган вакытка караганда бик күпкә актуальрәк, һәм кирәгрәк. Укып кына карагыз әле «тасмалар» сүзе генә «картайган», чөнки тасмалы магнитофоннардан музыка бүтән яңгырамый. Ә калган һәр сүзе бүгенге көнгә суйган да каплаган түгелме??? - дип яза Илшат Вәлиев шәхси аккаунтында.

Илшатның фикерен күпләр күтәреп алган, аның белән теләктәшлектә булуларын белдереп язалар. «Чынында да дөрес язасың, Илшат. Яңача жырлар яздырып яңача җырласыннар, обязательно элекеге, безнең заманга хас булга җырларны бозып бырларга дигән мени...ачуым килә нык.. Шул ук уфтанма җырын Радик башкаруында ишеткәч ушым китте...» - дип яза инста дусты. 

Хөрмәтле, дуслар. Сез әлеге теләкләрне хуплыйсызмы? Сезнең фикерегез ничек? 

@ilshat.valeev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк