Логотип
Хәбәрләр

Илсур Метшин – Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләргә: “Һәрбер зарга илтифат итәчәкбез”

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль, Екатерина Виславская). Татарстан башкаласы соңгы 10 ел эчендә төзелгән балалар бакчалары, мәктәпләр һәм хастаханәләр, спорт һәм мәдәният объектлары саны буенча ми...

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль, Екатерина Виславская). Татарстан башкаласы соңгы 10 ел эчендә төзелгән балалар бакчалары, мәктәпләр һәм хастаханәләр, спорт һәм мәдәният объектлары саны буенча миллионлы шәһәрләр арасында беренче урында тора. 20 ел эчендә күршеләрне узу тарихы, шәһәрдә мәдәният йортларын капиталь төзекләндерүне дәвам итү турында бүген Казан Мэры Илсур Метшин Татарстанның эре предприятиеләре хезмәткәрләре каршында үтә торган чираттагы хисап барышында сөйләде.

Отчет алдыннан Илсур Метшинга “Ансат” вертолеты очышын тәкъдим иттеләр. Ул “Казан вертолет заводында” төзелгән һәм КОМЗ тарафыннан җиһазландырылган. Әлеге вертолет ашыгыч ярдәм эшендә файдаланылыр, дип фаразлана.

Җитештерү цехы бинасында Казан Мэры КОМЗ генераль директоры Сергей Раковец, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин һәм Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров белән бергә җиһазландыру стадиясендә тагын өч вертолет карады.

Чыгышын ачып, шәһәр башлыгы завод эшчеләренең шәһәр, република һәм ил икътисадына керткән өлешен билгеләп үтте. Предприятиеләр эшчәнлеге ярдәмендә Казан үзенең керем базасын арттырды.

Мэр билгеләп үткәнчә, Казан бюджеты гадәттәгечә социаль юнәлдерелгән булап кала, чыгымнарның 70 проценты мәгариф һәм социаль-мәдәни өлкәләргә туры килә. Икътисад һәм төзелеш өлкәләре үсешенә зур игътибар бирелә. Узган елда Татарстан башкаласында 2 мең гаилә социаль ипотека программасы буенча фатир алды, 239 күп фатирлы торак йорт капиталь төзекләндерелде һәм 175 урам юллары яңартылды.

“Без соңгы 10 ел эчендә төзелгән балалар бакчалары, мәктәпләр һәм хастаханәләр, спорт һәм мәдәният объектлары саны буенча миллионлы шәһәрләр арасында беренче урында торабыз. Казан Совет чорыннан ук традицион рәвештә Пермь, Түбән Новгород, Самара, Екатеринбург кебек миллионлы шәһәрләр белән ярыша. 20 ел элек кенә әле аларны узып булачагы турында уйлап та булмый иде, ләкин без моны булдырдык”, - диде Казан Мэры.

Хисаптан соң КОМЗ хезмәткәрләре Илсур Метшинга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Араларында Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр күп булганга, завод эшчеләрен Совет ур., 18 адресы буенча урнашкан С.Сәет-Галиев им. Мәдәният йортын нинди киләчәк көтүе кызыксындырды. Мәдәният йорты шәһәрнең әлеге өлеше өчен әһәмиятле урын алып тора – ул 70 мең кешегә хезмәт күрсәтә (Дәрвишләр, Киндери, Аки, Сосновка, Нагорный, Зур һәм Кече Дәрвишләр, Фәнни шәһәрчек, Ветеринария шәһәрчеге). Учреждениедә 40-тан артык клуб, шул исәптән үзэшчән сәнгать һәм кулланма иҗат коллективлары бар.

Казан Мэры искәртеп үткәнчә, шәһәр һәм республика мәдәният йортларын яңарту белән тыгыз шөгыльләнә. Бүгенге көндә Ленин ис. мәдәният йорты һәм “Заречье” балалар үзәге төзекләндерелде һәм эшли. 2018 елда Урицкий мәдәният йортын (хәзерге “Московский” Мәдәният һәм спорт үзәге) ачу һәм Константиновка бистәсендә мәдәниият йорты төзү планлаштырылган. Әлеге эшләр тәмамлангач, Дәрвишләр бистәсендә мәдәният йорты төзекләндереләчәк.

Завод эшчеләре Казан Мэрына күп төрле сораулар бирделәр: җәмгать транспорты, бакчачылык ширкәтләре юллары, йортларны капиталь төзекләндерү һ.б. турында. Завод эшчесе Вера Федорова шәһәр хакимиятенә Совет ур., 13 номерлы йортны капиталь төзекләндергән өчен рәхмәтен белдерде.

Шул ук вакытта, капиталь төзекләндерү эшләре барышында җибәрелгән җитди җитешсезлекләр барлыгын искәртеп үтүчеләр булды. Правда ур., 4 адресы буенча яшәүче Марина Андреева сүзләре буенча, кайбер фатирларда торбалар аккан, ә аның Правда ур., 2 адресы буенча яшәүче күршесе йорт территориясен төзекләндерү кирәклеген ассызыклады.

“Атна эчендә миндә Дәрвишләр бистәсендә башкарылган капиталь төзекләндерү сыйфаты турында икенче зар – тикшерербез”, - диде Казан башлыгы һәм очрашудан соң Правда ур., 4-нче йортка тикшерү белән китте.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин һәм район башлыгы белән бергә ул фатирларның берсенә керде, биредә яшәүчеләр белән аралашты. Билгеле булганча, торбалар агу проблемасы хәл ителгән, ә бер фатирның юыну бүлмәсен түбәне алыштырганчы ук су баскан. Шәһәр башлыгы косметик төзекләндерүдә булышлык итү юлларын табарга кушты. Моннан кала, киләсе елга Правда ур., 2, 4 йортларының юлларын төзекләндерүне планлаштырырга һәм йорт территориясен капиталь төзекләндерү программасына кертү мөмкинлеген карарга йөкләде.

Илсур Метшин ассызыклаганча, халык мөрәҗәгате – шәһәр хакимияте эшендә мөһим корал. “Бүген яңгыраган сораулар эшебездә ориентир булачак. Күбрәк эшләгән саен, күбрәк эшлисе килә. Дәрвишләр бистәсендә яшәү сыйфаты Казандагы кебек булсын өчен барысын да эшләрбез”, - диде шәһәр башлыгы һәм сораулар чишелешен шәхсән үзе тикшерергә вәгъдә итте.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк