Илсур Метшин Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясе арту котылгысыз булуын әйтте
Казан шәһәренең җәмәгать транспортында йөрү өчен бәяләрне арттыру котылгысыз. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин журналистлар белән очрашу вакытында әйтте. «Без ташламага хокукы булган пассажирларны ба...
Казан шәһәренең җәмәгать транспортында йөрү өчен бәяләрне арттыру котылгысыз. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.
«Без ташламага хокукы булган пассажирларны барлык төр транспортта йөртәбез – алар 38 процент, ягъни бөтен сумма да тулыландырылмый. Шунлыктан без әлеге саннарга төзәтмәләр кертергә тиешбез. Тариф өч ел дәвамында күтәрелмәде», – диде Илсур Метшин.
Моннан тыш, мэр сүзләренчә, Казанның җәмәгать транспорты системасында эшләү өчен 250 машина йөртүче җитми.
«Әгәр дә без җәмәгать транспорты системасының үсешен телибез икән – ике юл бар. Казанда ике вариант та кулланыла – республикадан да, шәһәр бюджетыннан да дәүләт ярдәме бар. Әмма тарифны арттыру да котылгысыз», –дип йомгаклады мэр.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк