Илсөя Бәдретдинова: «Битемә дә башка җирләремә дә операция ясатмадым»
Яңа ел күпләребез өчен үзгәрешләр чоры булып тора. Ни өчен нигәндә, кылган гамәлләргә нәтиҗә чыгарып, алдагы елга планнар корырга менә дигән мөмкинлек. Шунлыктан, ел ахырында үткән айларга гомуми нәтиҗә ясау ихтыяҗы туа да.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова да 2019 елда ирешкән максатларына «ревизия» ясарга булган. Инстаграм тасмасында узган елда уңышлы башкарып чыккан эшләрен саный артист.
1. Яңа елга кадәр 100 гә якын концерт куелды.
2. 8000 артык халык җыеп туган авылым Иске Шөгердә «И.Б бәйрәм» узды.
3. Авылым әби-бабайларын җыеп корбан чалынды.
4. Өемә дә коръән ашы укытылды.
5. Үзем теләгәнчә ике клип төшерелде («Юри генә», «Гафу ит, әнкәй»)...
Илсөя Бәдретдинованың исемлеге моның белән генә тәмамланмый. Ә иң ахырдан артык күп белүче язылучылары өчен җырчы «Өчпочмакны үзем пешерәм. Битемә дә...башка җирләремә дә операция ясатмадым», ‒ дип тә өстәп куйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк