Логотип
Хәбәрләр

Рәйхан Габдуллина: «Алмаз - ул минем өчен укытучы»

Журналның декабрь санында Камал театры артисткасы Рәйхан Габдуллина белән зур әңгәмә чыгачак. Әңгәмәнең кечкенә бер өлешен сезгә тәкъдим итәбез.

Рәйхан Габдуллина:

Шөкер, 2026 нчы елның мартында гаиләбезгә өч ел була. Алмаз - ул минем өчен укытучы. Бу беренче чиратта аның миннән олырак булуыннан түгел, ә тормыш тәҗрибәсе күбрәк булуга бәйле. Ул миңа киңәшләрен бирә, сәхнәдә дә ярдәм итә. Шуңа мин аңа бик рәхмәтле. Миңа калса, һәр гаиләдә дә шулай булырга тиеш – кемдер укытучы, кемдер укучы, һәм ул рольләр гел үзара алышынып тора. Мин дә бит аңа үземнең киңәшләремне бирәм. Тагын бер бик мөһим әйбер бар. Менә минем әтием артист, әнием актриса түгел. Әбекәй белән бабакай да нәкъ шулай иде. Без Алмаз белән икебез дә сәхнәдә, ә гаиләдә ике артист булу, әлбәттә, җиңел әйбер түгел. Шуңа кайсы гына очракта да бер-береңне аңлап, юл куеп яшәргә кирәк. Шул вакытта гына гармония була. Гаилә корганда син инде шуны аңлап, тирәннән уйлап эшләргә тиеш. Гаилә – ул мин түгел, гаилә – ул без. Бу – команда уены.

Фото – Рәйхан Габдуллинаның шәхси архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021